10 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай егете Равил Галиев җитәкчелегендә Чаллыда музыкаль театр оешты
(Азнакай, "Маяк") Якташыбыз - Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев җитәкчелегендә Чаллыда музыкаль театр оешты. Бу хакта Интертат хәбәр итә. Чаллыда "Алай да була икән" дип исемләнгән музыкаль комедиянең премьерасы тәкъдим ителгән инде. Равил Галиев театрны ике-өч ай элек "Эврика" мәдәният үзәге каршында драматург, шагыйрә, язучы Зөләйха Минһаҗева тәкъдиме белән, үз...
-
Азнакай мәктәпләрендә олимпиадаларга әзерлек бара
Азнакайда Бөтенроссия олимпиадаларына әзерлек буенча мәктәп җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл узды. Директорлар сәләтле укучылар белән эшләү алымнары буенча тәҗрибә уртаклашты.
-
Азнакай районының Карамалы авылында “Кабак” бәйрәме узды
(Азнакай, "Маяк") Карамалы авылы Мәдәният йортында "Кабак" бәйрәме узды. Анда өлкәннәр һәм мәктәп укучылары катнашты. Төрле уеннар, бәйгеләр җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан һәммәсе чәй өстәле янында кабактан әзерләнгән ризыклар белән сыйланды.
-
Азнакайда социаль партнерлык кабинеты ачылачак
14 ноябрьдә Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында мәгариф учреждениеләре профсоюз комитетлары вәкилләре өчен семинар-практикум уздырыла. Анда профсоюз хәрәкәтен үстерүдә башлангыч профсоюз оешмалары һәм социаль партнерлыкның роле турында сүз барачак. Семинар кысаларында социаль партнерлык кабинеты ачу да планлаштырылган.
-
Азнакай язучысы Мирсәй Гарифнең “Мәңгелек мәхәббәт” китабы төрек теленә тәрҗемә ителде
Азнакай язучысы Мирсәй Гарифнең (Марсель Гарипов) татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүледова арасындагы хис-кичерешләре турындагы "Мәңгелек мәхәббәт" китабы төрек теленә тәрҗемә ителде. Бу хакта "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Әсәрне татарчадан төрекчәгә Төркия университеты галимәсе, татар шагыйрәсе Чулпан Зарипова-Четин һәм тел галиме Хәяти Йылмаз тәрҗемә иткән. Китапның...