8 май 2016 яңалыклары
-
Азнакайда ветераннарны хөрмәтлиләр
Бүген бу минутларда "Шифа" (Нефтьчеләр урамы, 33) каршында зур бәйрәм чарасы бара. Биредә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлау тантанасы үтә. Азнакай муниципаль районы ветераннар советының иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты да көчле алкышларга күмелде. Биредә шулай ук кыр кухнясы, "Балалар шәһәрчеге" эшли. Соңрак "В бой...
-
Азнакайда җыештыру эшләрендә 5200 кеше катнашкан
Җирлегебездә 1 апрельдән старт алган санитар икеайлык дәвам итә. Шимбә өмәләре барышында полигоннарга барлыгы 819 кубометр чүп чыгарылган, шәһәрдә 287 төп агач һәм куак утыртылган, 14 балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән, 15460 метр бордюр агартылган. Территорияләрне җыештыру эшләрендә 5200 кеше катнашкан, 99 берәмлек техника эшләгән.
-
Тимур Басыйровтан яхшы көрәшче чыгачак!
Ютазы районы Дым Тамак авылында 2003-2007 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ярышлар узды. Киеренке көрәштә Азнакайдан Тимур Басыйров (тренеры - Илшат Муллаянов) үз авырлык категориясендә икенче урынга лаек булды.
-
Рухлары алдында баш иябез
Гаиләдә сигезенче бала тулып туган абыем Хәмбәл Садыйков сугыш башлану белән фронтка алына. Әллә ни зур батырлыклар кылырга өлгерми кала - бәрелешләрнең берсендә яралана: бер кулы терсәктән үк өзелә. Кар өстендә озак ятканлыктан, аяклары өши, үпкәсенә салкын тия. Менә шундый михнәтләр күреп тә ул исән кала, күрәсең, яшәү теләге, рухи...
-
Якуб Әхмәтшин: “Мәскәү хәтерләрне яңартты...”
Ул чор балаларына туу белән рәсмиләштерү кәгазе бирелмәгәч, балигъ булгач та "метрикәсез", ягъни документсыз йөргән алар. 1943 елда хәрби хезмәткә алынган Якуб Әхмәтшин да үзенең ничәнче елда туганлыгын анык кына белә алмый китеп бара. Мәскәү аша Ерак Көнчыгышка киткәндә башкаланы күрәбез, дип куанган яшь солдатларга аны читтән генә карап үтү...