7 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайдан ветеран Габделәхәт Миннебаевның хәзерге буынга әйтер сүзләре күп
Бөек Ватан сугышы яу кырында кан коючыларның, тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының күңелендә мәңгелек җәрәхәт булып калды. Хәзерге буынга әйтер сүзләребез күп әле безнең. Кәкре Елга авылында яшәүче Габделәхәт Миннебаевка да дәһшәтле сугыш юлларыннан үтәргә туры килә. Әтиләре Гатахан авыр чирдән вафат булгач, гаиләдә иң өлкән бала буларак, ул яшьтән...
-
Рәмис Исламов Азнакай шәһәр суды федераль судьясы итеп билгеләнде
Россия Федерациясе Президентының 25 июльдә кул куйган 644 нче фәрманы нигезендә Исламов Рәмис Гарифҗан улы, вәкаләт срогы чикләнми, Азнакай шәһәр суды федераль судьясы итеп билгеләнде. Рәмис Исламов 1962 елда Азнакай районының Тымытык авылында туа. Хәрби хезмәттән соң ул РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый....
-
Азнакай мәктәпләре яшь көчләрне көтә
Яңа уку елы башлану уңаеннан без район мәгарифе проблемалары һәм үсеше турында кызыксынып, мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова белән әңгәмә кордык. - Эльвира Йолдызовна, 1 сентябрьдән Россиядә мәгариф турында яңа закон көченә керде. Аның буенча фикерегезне беләсе иде. - Шунысы куанычлы, яңа законда белем алу буенча гамәлдәге дәүләт...