6 сентябрь 2016 яңалыклары
-
РФ дәүләт хезмәтләре порталы азнакайлыларга ярдәмгә килә
Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый вакыт үтә. Күп белешмәләрне һәм мәгълүматны РФ дәүләт хезмәтләре порталында (www. gosuslugi.ru) алып була. Моның өчен бары тик анда теркәлергә һәм үзеңнең шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк. Эчке эшләр юнәлеше буенча портал аша түбәндәге...
-
Депутат кабул итә
ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара (кабул итү Мәдәният йортының 1 нче катында узачак). Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакайда яңа цехлар, яңа эш урыннары ачыла
Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү - эш урыннары булдыруда нәтиҗәле адымнарның берсе. Мисал эзләп ерак барасы түгел. Үзебезнең районда гына да эшмәкәрләр күпме кешене эшле итте. Элекке "Селхозтехника" базасында Зиннур Гыйльфанов һәм Рәмис Рәфыйков тарафыннан ачылган яңа производстволар белән танышканнан соң, алар җитештергән продукциягә генә түгел, биредә хезмәт куючылар өчен...
-
Азнакайның “Әллүки” балалар бакчасы беренче туган көнен үткәрде
Узган ел сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Азнакайның Яңа Юл микрорайонында 50 урынлык "Әллүки" балалар бакчасы ачылган иде. Бистә халкы өчен шатлыклы һәм күптән көтеп алынган вакыйга булды ул. Коллективның эшли башлавына бер ел үтеп тә киткән. Беренче туган көннәрен алар зур бәйрәм итеп үткәрделәр. Балаларның җырга-биюгә осталыгына...
-
Корбан бәйрәме якынлаша
Мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан бәйрәме якынлаша. Ул Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә уздырыла. Ислам диненең мондый бәйрәмнәрендә мөселманнар мәчетләргә барып сәдакалар бирәләр, гает намазлары укыйлар. 12 сентябрьдә Азнакайның Ак мәчетендә Гает намазы 5 сәгать 30 минутта укыла. Бу көнне мәчетләрдә корбан ашлары да...
-
“Татар-информ” - .tatar доменында эшләүче беренче яңалыклар сайты
Ишетми калма! 30 августта, Республика көнендә, Татарстанда .tatar доменында татар телендә беренче яңалыклар сайты эшли башлады. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең яңа адресы - http://tatar-inform.tatar. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе бүгенге көндә халыкка Татарстан, Россия, һәм башка илләр тормышын чагылдырган 60 тан артык яңалык җиткереп бара. tatar-inform.tatar сайтының социаль челтәрләрдә...
-
Азнакайда көзге ярминкәләр башлана. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Көзге ярминкәнең беренчесе 10 сентябрь көнне 8.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында һәм район-шәһәр Мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәснең базар мәйданында үткәрелә. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм...
-
Авыл халкы гозерен җиткерә
Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә эшләп килгән "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый пункты азнакайлыларны чираттагы кабул итүне Карамалы халкы белән очрашудан башлады. Мондый пунктларның Татарстанның барлык районнарында да йөрүен, һәркемнең кабул итүгә килеп үз гозер-тәкъдимнәрен, Дәүләт Думасына сайланачак депутатларга наказларын җиткерә алуын газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде. "Бердәм Россия"дә республикадан сайланачак...
-
Азнакайда “Трактор” профилактик операциясе бара
ТР дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе 5 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр трактор, үзйөрешле машиналарны һәм прицепларны тикшерү буенча операция үткәрә. Аның төп максаты - шәхси кулларда һәм булган трактор, үзйөрешле машиналарның, прицепларның төзеклеген, документларның тәртиптә булуын тикшерү, юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү. Фото: http://www.specialist-centr.ru
-
Азнакайда иҗтмагый оешмалар форумы узды
Иҗтимагый оешмалар киләчәккә максатлар куйдылар Мәдәният йортында районның иҗтимагый оешмалары форумы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Районыбызда 120 иҗтимагый оешма бар. Аларның һәрберсе социаль-икътисади үсешкә үзеннән...
-
Азнакайлылар, бу атнада өч көн ял итәчәкбез
Корбан бәйрәме җитә. Ул 12 нче сентябрь дүшәмбе көнгә туры килә. Шуңа өч көн рәттән ял итәбез:10 шимбә, 11 якшәмбе һәм 12 се.
-
Казаннан Германиягә кышын да очып булачак
Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан...