Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай укучылары мәктәптә дә, өйдә дә сәламәтлекне кайгырта

(Азнакай, 5 декабрь) Сәламәт булырга теләү - кешенең табигый омтылышы, чөнки сәламәтлек иң зур байлыгыбыз. Мәктәптә дә белем бирү белән бергә укучыларның сәламәтлеге игътибар үзәгендә тора. Баланың сәламәтлеге аның акыл үсешенә, укуына, рухи халәтенә зур йогынты ясый. Сәламәтлек яхшы булсын өчен дөрес тукланырга, көндәлек режимны үтәргә, яман гадәтләргә бирешмәскә, гел...

(Азнакай, 5 декабрь) Сәламәт булырга теләү - кешенең табигый омтылышы, чөнки сәламәтлек иң зур байлыгыбыз.

Мәктәптә дә белем бирү белән бергә укучыларның сәламәтлеге игътибар үзәгендә тора. Баланың сәламәтлеге аның акыл үсешенә, укуына, рухи халәтенә зур йогынты ясый.

Сәламәтлек яхшы булсын өчен дөрес тукланырга, көндәлек режимны үтәргә, яман гадәтләргә бирешмәскә, гел хәрәкәттә булырга кирәк.

Шуны төшендерү максатыннан, Азнакайның 7 нче урта мәктәбендә "Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз" социаль проекты гамәлгә ашырыла.

Анда 6 нчы А һәм 8 нче В сыйныфы укучылары катнаша. Дәрестә куллар, күзләр, гәүдәнең арганлыгын бетерү өчен күнегүләр комплексы булдырылды.

Укучылар бу күнегүләрне өйдә әти-әниләре, абый-апалары, эне-сеңелләре белән дә эшләп, сәламәтлекләрен ныгыталар.

Фирүзә Кашапова, проект җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары мәктәптә дә, өйдә дә сәламәтлекне кайгырта