5 август 2015 яңалыклары
-
Гәрәева Хәбирә Габидулла кызына 4 августта 75 яшь тулды
Бүләк авылында гомер итүче Гәрәева Хәбирә Габидулла кызына 4 августта 75 яшь тулды. Сиңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныклысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Иң изге теләкләр белән: Наил, Ләйсән, Әдилә, Данир
-
Лениногорск-Азнакай юлында “ОКА” әйләнгән
Бу елның беренче июленнән исерек машина йөртүчеләргә карата җәза төрләре дә катгыйланды. Әмма исерекне зур суммаларда штрафлар да, төрмә дә куркытмый. Юкка гына халык телендә "Исереккә диңгез тубыктан" димиләр шул. Монда инде спиртлы эчемлек кулланучы белән "яшел елан" үзе хакимлек итә башлый. Әле шушы көннәрдә генә булган һәлакәт тә шул...
-
Исерек акчасын эчми, акылын эчә
Узган атнада район советы бинасында Азнакай районы территориясендә алкоголь продукциясен сату мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Биредә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, район җитәкчеләре һәм әлеге өлкәдә эшләүче белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары, сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашты. Сөйләшү кискен тәнкыйть шартларында барды. Иң борчулы мәсьәләләрнең берсе - контрафакт алкоголь...
-
Азнакайлылар аеклык слетында булып кайтты
Илшат Газизҗанов җитәкчелегендә бер төркем якташларыбыз Чиләбе өлкәсенең Тургояк күле буенда оештырылган аеклык һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәшүчеләр слетында булып кайтты. 26нчы елын үткәрелүче бу слетта илнең төрле почмакларыннан 500дән артык делегат катнашкан. Лекцияләр, тренинглар, спорт һәм социаль характердагы семинарлар начар гадәтләрдән арыну, гаилә мөнәсәбәтләрен саклау, балаларга дөрес тәрбия...
-
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев эшлекле визит белән Азнакайга килде
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев эшлекле визит белән районыбызга килде. Ул башта «Бердәм Россия» пратиясенең Азнакай җирле бүлегендә шәхси сораулар белән халыкны кабул итте, аннан социаль объектлар төзелеше белән танышты.
-
Азнакай җитәкчелеге шәһәр һәм район территориясенең чисталыгын тикшерде
Дүшәмбе көнне район башлыгы һәм җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләре катнашындагы махсус комиссия шәһәр һәм район территориясенең чисталыгын тикшереп, булган проблемаларны хәл итү буенча фикер алышты. Шәһәр урамнары бик матур күренсә дә, кала читендә юл буйлары, җылылык торбалары, багана кырларында "сәлам биреп утыручы" чүп үләннәр шактый. Комиссия шәһәребез оешма-предприятиеләреннән берешәр печән чабучы...
-
Кече авыл бәйрәмнәре Азнакайның Загорье һәм Заречье авылларында гөрләп узды
Кече авыл көннәрен уздыру районыбызда матур традициягә әйләнде. Бу ялларда шундый бәйрәмнәр Загорье һәм Заречье авылларында гөрләп узды. Кырык эшне кырык якка куеп, түгәрәк өстәл артында бергә-бергә тәмләп чәй эчүләр, гаиләләр белән күңелле уеннар авыл халкына тату бер гаилә булып берләшергә ярдәм итә. Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан
-
Бүген Азнакайда “Ирекле китап” акциясе узачак
Китап җыю модасы артта калып бара, әмма китап укырга яратучылар кимеми. Укылган китапларны нишләтергә? Яшьләр үзәге "Ирекле китап" акцияләре үткәреп, бу сорауга кулай җавап тапкан. Чираттагы акция бүген, 5 августта, 18.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында оештырыла. Сез укылган китапларыгызны башкасына алыштыра аласыз.
-
Бүген Азнакайда ишегалды бәйрәме узачак
Бер йорт, бер ишек алдында яшәсәк тә, еш кына бер-беребезне белмибез танымыйбыз да. Ә менә соңгы елларда урам, ишегалды бәйрәмнәрен уздыру халыкны бер гаиләдәй дуслаштыра, якынайта. Мондый бәйрәмнәр халык һәм власть арасында күпер дә төзи. Чөнки нәкъ менә шундый бәйрәмнәрдә халык җитәкчеләргә үз гозерләрен җиткерә. Чираттагы ишегалды бәйрәме - бүген...
-
Азнакай районында урып-җыюның 27 проценты төгәлләнде
Азнакай игенчеләре 16,2 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктырып алганнар. Бу барлык чәчүлек мәйданның 27 проценты дигән сүз. 42 мең тонна иген суктырылган. Гектар уңышы уртача 26 центнер тәшкил итә.
-
Урак көндәлеге
Алдынгы комбайнчылар: Айдар Гыйздәтуллин, «Габдрахманов А.Г», "Нью-Холланд" 6090 комбайнында - 5710; Азат Галәветдинов, «Марс» ҖЧҖ, "Нью-Холланд" СSХ-7060 комбайнында - 5307; Данил Абдуллин, «Чатыр тау» ҖЧҖ, "Нью-Холланд" СХ-6090 комбайнында - 5203; Флюр Кәримов, «Союз-Агро» ҖЧҖ "Нью-Холланд" СХ-6090 комбайнында - 4420; Әсгать Бикмөхәммәтов, «Тукай» ҖЧҖ, "Нью-Холланд" СSХ-7060 комбайнында - 3731; Марсель Вафин,...
-
Азнакай районы буенча иң югары уңыш “Чатыр тау” хуҗалыгында
Район буенча иң югары уңыш "Чатыр тау" хуҗалыгында. Гектарыннан уртача 33,3 центнер чыга. Арышның "Память Кунакбаева" сортыннан 44 әр центнер уңыш җыеп алганнар, ә уртача 35 центнер. Ташлы, тигезсез Чатыр тавы итәкләреннән шундый югары уңыш җыеп алуның сере нидә икән? - Беренчедән иртә чәчеп оттык, - ди хуҗалык җитәкчесе Фәнүс...
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылу башланды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...