4 март 2015 яңалыклары
-
Азнакай районы Стәрле авылында яшәүче әбинең 7500 сум акчасын талаганнар
Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре узган ел Стәрле авылында яшәүче өлкән яшьтәге әбигә һөҗүм итеп, аның 7500 сум акчасын талап алып кыйнап чыгып киткән ике кешенең эзенә төшә. Угрылар Стәрле авылы кешеләре. Бүген ике җинаятьче дә кылган гамәлләрен таныган, тикшерү эше дәвам итә.
-
Азнакайда берәүнең 4050 доллар акчасын урлаганнар
Узган атнадагы оператив хәл белән таныштырып, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров узган атнада җирлегебездә сигез җинаять кылынганлыгы хакында белдерде. Узган атнада бер хатын Гагарин урамында урнашкан фатирда яшәүченең 4050 доллар акчасын урлап чыга. Оператив-тикшерү вакытында аның моңа кадәр дә хөкемгә тартылган җиңел холыклы хатын-кыз...
-
Азнакайда ОДН түләүләренә контроль көчәя
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге яңа үзгәрешләрнең тормышка ашырылу рәвеше, проблемаларны чишү юллары, шул исәптән коммуналь хезмәтләргә түләүләр һәрдаим район җитәкчелегенең контролендә булды. Узган дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Азнакайда 113 күпфатирлы йортта кайнар һәм салкын су буенча ОДН күләме 20 проценттан артып китә дип белдергән иде. Муниципаль район башлыгы Марсель...
-
Азнакайның яшь радиоэлемтәчеләре бүләкләнде
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Кораллы көчләрнең радиосөючеләр берлеге" җәмгыяте активлык көннәре үткәргән иде. Анда Азнакайның 9 нчы мәктәбе базасында Ринат Вәлиев җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Пилинг" радиоэлемәтәчеләр түгәрәге дә актив катнашты. Бүген җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалиев катнашты. Ул укучыларга бу һөнәрнең армиядә бик кирәкле икәнлеген аңлатты,...
-
Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде
Юлларда иминлек булдыру - гомум проблема. Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Юл йөрү кагыйдәсен күрә торып бозучылар, тупас хаталар ясаучылар юлларда аз түгел. Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен һәрдаим...
-
Бүген Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра
Бүген "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) «Әбүнәче көне» уздыра. Бу көнне район газетасына язылган һәр кеше бүләккә ия булачак. Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында 26 февральдән 7 мартка кадәр газетага язылучыларга почта хезмәтләренә 10 процент ташлама да каралган. 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Маяк"ка арзанрак...