3 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай районында электр челтәрләрен реконструкция үткәрү эшләренә 18 млн сум акча бирелгән
Яңа Юл микрорайоны халкы электр энергиясенең көче җитмәүдән зарлана иде. Бу мәсьәлә уңай чишелеш тапты. Биредә электр челтәрләренә реконструкция үткәрү эшләре бара: баганалар һәм линияләр алыштырыла, өстәмә КТП (подстанцияләр) куела. "Челтәрле компания" җәмгыяте тарафыннан әлеге эшләргә 18 млн сум акча бирелгән.
-
Азнакай кышкы ягу чорына әзер
Яңгырлы салкынча көннәр башлану белән шәһәр халкы кайчан фатирларга җылы бирерләр икән дип көтә башлый. Азнакай җылылык челтәре предприятиесе хәбәр итүченчә, алар ягулык сезонына тулысынча әзер: системалар су белән тулы, басым тиешле нормада саклана. Кагыйдә буенча йортларга җылы урамдагы һава температурасы 5 тәүлек буена 8 градустан артмаганда гына бирелә.
-
Укучыларны экстремизмга юк дияргә өйрәттеләр
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 3 сентябрьдә республикабызның, шул исәптән районыбызның барлык мәктәпләрендә "Экстремизмга - юк!" дигән бердәм дәресләр узды. Азнакай 4 нче лицеенда унберенче сыйныф укучылары алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары ярдәмчеләре Руслан Дәүләтшин, Марсель Абдуллин, Азнакай тикшерү комитеты җитәкчесе Азат Сәеткулов, янгын күзәтчелеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов чыгыш ясап, экстремизмның...
-
Азнакайлылар соңгы гектарларны суктыралар
Азнакайлылар иген культураларының соңгы гектарларын суктыралар. 8,6 мең гектар мәйданнан игеннәрне җыйнап аласылары калды. Барлыгы 115,3 мең тонна иген суктырылган. Гектар уңышы уртача 23 центнер чыга.
-
Ике азнакайлы хөкем ителде
Азнакай шәһәр прокуратурасы исерек хәлдә кабат руль артына утырган ике азнакайлыга карата кузгатылган җинаять эшенең законлылыгын тикшерде. Беренче гражданин бу елның март һәм апрель айларында исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылган була. Әмма июль аенда кабат аек булмаган хәлдә рульгә утыра. Икенче гражданин да шундый ук...
-
Һавада очканда үзеңне ирекле коштай тоясың
Безнең район табигате спорт һәм туризм үсеше өчен бик кулай. Юкка гына "Азфлай" парапланистлар клубы җәй саен балалар өчен спорт лагеры оештырмый. Миңа да август аенда үзем кебек 10 яшүсмер белән табигать кочагында "Патриот" лагерында ял итәргә туры килде. Без парапланда Татарстанның иң биек ноктасы - Чатыр тау түбәсеннән очтык,...
-
Алдан язылган – откан
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...