2 июнь 2015 яңалыклары
-
Июньдә татарстанлыларны өч көн рәттән ял көтә
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь - Россия көне - эш көне булмаган бәйрәм көне Июньдә татарстанлыларны өч көн рәттән ял көтә, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча, 12 июнь - Россия көне...
-
Азнакайда «Мин «Маяк»ка яздырам» акциясе игълан ителде
Редакциябез «Мин «Маяк»ка яздырам» акциясе игълан итә. Анда катнашырга, беренче чиратта, пенсионерларны, мәктәп укучыларын чакырабыз. Үзләре яшәгән җирдәге күрше-күләннәрне, таныш-белешләрне газетага яздырып акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Газетага яздыручылар әбүнәчеләренә "Маяк"ны редакциядән килеп алып, атнага ике тапкыр таратырга тиеш булалар. Яртыеллыкка яздыру бәясе - 360 сум, берничә айга гына да...
-
Газетага арзан бәягә язылу үзәкләре ачылды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум (бер айга- 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән...
-
Азнакайда хәйрия концерты узды
Сабыйлар сау-сәламәт булып, аларның шау-шуы яңгырап торганда гына күңелле. Ә инде мөмкинлекләре чикләнгән, сәламәт түгеллекләрен күрү җаннарны куыра, ничекләр ярдәм итәргә белми өзгәләнәсең. 1 июнь көнне Татарстан мәйданында бүгенге көндә кыйммәтле дәвалану таләп ителгән районыбызда яшәүче ике сабыйга - Альбина белән Риналга ярдәм итү йөзеннән шәфкатьлелек концерты оештырылды. Анда Татарстанның...
-
Азнакайда балаларны яклау көненә зур бәйрәм оештырылды
1 июнь - Балаларны яклау көне шәһәребездә күркәм чараларга бай булды. Алар өчен башта "Шифа" янәшәсендә зур бәйрәм оештырылды. Күңелле уеннар, җәйгә багышланган бәйгеләрдә катнашып, сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачты. Аларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килде. Кичке якта бәйрәм Ишкәев исемендәге ял паркына күчте. Биредә Балалар иҗат...
-
Азнакайда “Безнең кадерле ветеран” проекты гамәлдә
"Бердәм Россия"нең Татарстандагы бүлеге узган елның апрель аеннан "Безнең кадерле ветеран" дип аталган яңа проектны тормышка ашыра башлады. Аның максаты - район сырхауханәләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталар булдыру, аларны тиешле шартлар белән тәэмин итү. Партиянең Азнакай бүлекчәсе беренче көннәрдән үк проектны хуплап алды һәм аның секретаре Марсель...
-
Тыйнак, үрнәк тормыш юлы
Сугыш башланганда апабыз Зәйтүнә Садыйковага 20 яшь иде. Ул чакларда Казанда эшли, яши иде. Авылдагы туган нигезеннән бер-бер артлы ир туганнары Камил, Җәмил, Хәмбәл, Наҗәт, апабыз Зәкия сугышка киткәч, олы яшьтәге әти-әнисен, без - сеңелләрен карарга авылга кайтырга мәҗбүр булды. Аны кайту белән бригадага мөдир итеп куйдылар. Апабыз аз сүзле,...
-
Талантлар биредә канат кага
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе республикада әйдәр мәктәпләрнең берсе булып тора. Биредә күпмилләтле халкыбыз традицияләрен бик кадерләп саклап киләләр. Мәктәп укучылары һәртөрле илкүләм, республика, төбәкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары һәм гран-при ияләре, алар Азнакайның гына түгел, Татарстанның горурлыгы. Бу уку елында биредә 706 бала музыка дөньясының серләрен ачкан, аларның 51е иртәли...