Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Спортны яратуы десантчы иткән

Кечкенәдән бер генә минут та тик тормаган шук малай була Богдан.

Ташып торган энергиясе, спортны үз итүе яшүсмерне боз сараена тарта. “Соколы” хоккей командасына аны бик сөенеп кабул итәләр. Үҗәтлеге, осталыгы, чын дус була белүе белән ул коллективта тиз арада үз кешегә әверелә. Аның составында районыбыз данын яклап мәртәбәле ярышларда катнаша һәм һәрчак уңышлары белән сөендерә. Аның исеме районда чыгып килүче “Маяк” газетасы битләрендәге спорт яңалыкларында әледән-әле чагылып килде.

Әнә шулай баштан-аяк спортка чумган Актүбә бистәсе егете Богдан Лесников тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, ике дә уйламый Әлмәт спорт көллиятен сайлый. Әмма укып бетерми,  2019 елның көзендә үз теләге белән армия сафларына китә. Ялы вакытында туган якларга кайта, гаилә кора. Сроклы хезмәтеннән соң ул контракт буенча хезмәт итәргә кала. Хәрби операция башлангач, Иваново шәһәреннән алгы сызыкка җибәрелә.

Икенче дәрәҗә Кутузов Кызыл Йолдыз орденлы Свирск һава-десант дивизиясенең разведротасы составында гвардия рядовое Богдан Лесников хәрби операция куйган бурычларны үтәп батырлык үрнәге күрсәтә. “Батырлык ордены” белән бүләкләнә. Әмма... хөкүмәтебезнең югары бүләген аның үзенә тапшыру гына насыйп булмый...

Аны соңгы юлга озатырга бер ротада хезмәт иткән Курган егетләре Яков һәм Николай да килгәннәр иде. Алар якташыбызның оста разведчик, яхшы десантчы булуы хакында зур горурлык белән сөйләде:

–Безнең күз алдында Богдан атлет гәүдәле спортчы, һәрчак йөзендә елмаю булган ачык күңелле 20 яшьлек егет булып уелып калыр. Кыю, тәвәккәл иде, куйган максатларына һәрчак ирешеп килде...

Тугандаш халык республикалары азатлыгы, илебезнең генә түгел, дөнья иминлеге өчен көрәшеп һәлак булган райондашыбыз, батыр десантчы Богдан Лесниковның исеме мәңгелектә уелып калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев