Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Азнакай халкы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрде

27 сентябрьдә районнан Донецк һәм Херсон өлкәләренә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен билгеләнгән 5 тонна гомуми авырлыктагы чираттагы гуманитар йөк белән ике машина кузгалды.

Гуманитар ярдәм сыйфатында азык-төлек, медикаментлар, газ баллоннары, генераторлар һ.б. әзерләнде. Хәрбиләрнең гаиләләре дә якыннарына исемле посылкалар җибәрде.

–  Якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык битараф булмаган азнакайлыларга рәхмәт белдерәсем килә. Һәрвакыттагыча, эшмәкәрләр, предприятие вәкилләре, шәһәр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә читтә калмады. Якташларыбызның барлык үтенечләрен һәм теләкләрен үтәргә тырышабыз. Алар һәрвакыт безнең ярдәмебезне, игътибарыбызны тоярга тиеш, –  диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев