Районыбызның Әгерҗе авылында Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган тантана батыр авылдашлары - Бөек Ватан сугышында һәлак булган Гайшә Әхмәтова истәлегенә куелган стела яныннан башланып китте.
Чәчәкләр салганнан соң җитәкчеләр һәм авыл халкы сафка тезелеп Җиңү паркына атлады.
Митингка җыелучыларны бәйрәм белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов котладылар, сугыш чорында авыр хезмәтне үз җилкәләрендә күтәргән тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бу көнне биредә махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл дә ачылды.
Бу хакта тулырак - "Маяк" газетасында.
См.фото ниже в галерее.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев