Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Почтальонны һәр өйдә көтеп алалар

Балтач авылы почта бүлеге начальнигы Әлфия Бикова һәм почтальон Дания Якупова халыкны вакытлы матбугатка яздыру буенча тырышып эшлиләр.

Туйкә, Камышлы Күл, Карамалы Елга авыллары да алар карамагында. Газеталар, көнкүреш товарлары тутырык сумкаларны күтәреп, җәяү йөрергә туры килсә дә, авырсынмыйлар.

– Рәхмәт, юлда машиналар туктап, игелекле кешеләр утырталар, – ди алар.

Әлфия Бикова Ташкентта туган, хезмәт юлын төсле металлургия өлкәсендә башлый. Язмыш диген, биредә районыбызның Октябрь Бүләк авылы егетен очрата. 1983 елда Үзбәкстаннан Азнакайга күченеп кайталар. Әлфия – почта бүлегенә, ире Флорид урманчы булып урман хуҗалыгына эшкә урнаша. 1987 елда гаилә Балтачта төпләнә. Алар өч кыз үстергәннәр, бүген биш оныклары бар.

Дания Якупова – Камышлы Күл кызы. Әнисе Нәсимә Сәлахова юлыннан китә ул, почтада эш стажы егеме ел. Ире Илдар белән өч бала тәрбиялиләр. Мал-туар асрарга да көч табалар.

– “Маяк” газетасын яратучылар язылу башланганны көтеп кенә торалар. Аеруча акция барганда ташламалы бәядән актив язылалар, – ди Дания Якупова.

Балтач авылы почта бүлеге планнарын ел саен үтәп бара. Аларны һәр өйдә көтеп алалар. Авылны олы дөнья белән бәйләүче элемтәче бит ул почта хезмәткәре.

Әнә шундый үз эшенең фидакарьләре булганда, халык газета-журналлар алдырыр, мәгърифәтле һәм мәдәниятлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев