Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Күгәрченнәр белән гөрләшеп яшиләр

Мәсгут авылы күгендә ак, кара, чуар күгәрченнәр уйнаклап очканын күрсәгез, Гыймадиевларныкы булыр.

Әнискә күгәрчен җене өченче сыйныфта укыганда ук кагыла. Хәзер инде ул алар белән җитди шөгыльләнә. Кошларны Мәскәүдән кайтарта. Типплер, тэдди, чубар токымлылар. Үзләре дә йомырка салып чыгаралар. Әнә шулай үрчи торгач, 50 башка җиткәннәр. Һәрберсенең үз оясы.

– Көнбагыш, бодай, борчак белән сыйлыйбыз, тәмлерәк ашатырга тырышабыз, – ди хуҗалары.

Күгәрчен кош булса да, тавык та, каз-үрдәк тә түгел, аны җан азыгы буларак асрыйлар. Әнис шушы матур кошларны тәрбияләп куана, шулар белән гөр-гөр килеп, күңеленә рәхәтлек ала.

Тормыш иптәше Иркия дә иренең шөгылен хуплый. Үзе авыл почта бүлеге мөдире. Яхшыбай белән Мәсгут халкына сумка-сумка матбугатын, көндәлек кирәк-ярак товарларын ташый. Ике авылга берүзе хезмәт күрсәтә ул.

– “Маяк” газетасына Мәсгуттә җитмешкә якын кеше языла, Яхшыбайда унлап кеше яши, алар бар да ала. Бездә бит җәйгелеккә кенә кайтып торучылар күп. Җан азыгы сыман, нәрсәдер җитми, дип килеп язылучылар бар. Үзебез дә алабыз район газетасын. Яратып укыйбыз. Аш-су рецептлары буенча авылдашлар төрле ризыклар пешереп карыйлар, ничек чыкты дип, үзара сөйләшәләр, фикер алышалар, – ди Иркия Арсланова.

Әнис белән Иркия 20 елдан артык үз күгәрченнәре кебек гөрләшеп гомер кичерәләр. Язмышлары гади генә түгел аларның. Үзләрендә ике якның да балаларын якын итәрлек көч тапканнар. Алай гына да түгел, балалары бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Алары гаилә корып, оныклар бүләк иткәннәр. Уртак уллары Артур шахмат остасы, ярышларда җиңүләре белән әти-әнисен куандыра.

Бүгенге көндә Әнис шәхси эшмәкәр, авылда кибет тотаталар. Колхоз таркалганчы, тимерче, бригадир, Җәлил бистәсендә балта остасы булып эшләгән. Йорт-җирләре дә, уңган хуҗалар яшәвен раслап, балкып тора аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев