Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакай ветераннар советы Сабан туе Кәкре Елга авылында узды

Татарстанның ветераннар оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков Азнакай ветераннар советы эшчәнлегенә зур бәя биргән, киләсе елда республика ветераннар оешмасының күчмә пленумын биредә үткәрергә теләк белдергән.

Азнакай | 28 июнь | Резеда ШӘРИПОВА | Кичә Кәкре Елга авылы Сабантуй мәйданында район һәм шәһәр ветераннар советы милли бәйрәмебезне күңелле итеп уздырдылар.

Кәкре Елга авылы һәм “Марс” хуҗалыгы җитәкчеләре кунакларны зур хөрмәт белән, мул табын әзерләп, гармуннар уйнап каршы алдылар.

Заманында җирлегебез үсешенә фидакарь хезмәтләре белән лаеклы өлеш керткән, бүгенге көндә дә район тормышында кайнап яшәүче ветераннар эшли генә түгел, рәхәтләнеп ял да итә беләләр.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга изге теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткереп, бер төркем активистларга һәм юбилярларга бүләкләр тапшырды.

Һәр чараның башында район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тора. Бу юлы да бәйрәмгә җентекләп әзерләнгәннәр.

Уеннар да, бүләкләр дә күп булды. Җитәкче һәркемгә җылы сүзен тапты.

Мактамаслык та түгел шул: агач утыртудан да, өмәләрдән дә, гомүмән, бер генә чарадан да читтә калмый ветераннар. Язгы чәчү дә, урак өсте дә алардан башка башланмый, хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләшәләр, авыру чордашларының, сугыш ветераннарының өйләренә барып хәлләрен беләләр, аларга ярдәм итәләр, мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, патриотик тәрбия бирәләр... Бу бихисап эшләр бар да бушка – иҗтимагый башлангыч нигезендә башкарыла.

– Әле шушы көннәрдә генә районыбызга ветераннарның төбәк җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков килде. Ул безнең эшчәнлеккә шаккатып кайтып китте. Киләсе елда Азнакайда республика ветераннар оешмасының күчмә пленумын үткәреләчәк, – дип хәбәр итте Миргасим Кәримов.

Районда 20 меңгә якын пенсионер яши. Шундый зур армия белән идарә итү бер дә җиңелләрдән түгел. Әммә гомере буе җитәкче тармакларда эшләп чыныгу алган, районны һәм аның һәр кешесен биш бармагы кебек белүче Миргасим Ильяс улы  ныклы кавемнән. Командасына да үзе кебек тынгысыз җаннарны җыйган.

Почетный гражданин Азнакаево Миргасим Каримов отметил свое 75-летие - ЧИТАТЬ

Бу кече Сабантуй әнә шундый ветераннар өчен үзенә күрә бер хөрмәт һәм рәхмәт булды.

Монда кул көрәше дә, таяк тартышу да, капчык киеп, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү дә, көянтә-чиләк белән су ташу да, хәтта “мунча чабыну” да калмады.

Бер яшьлектә, бер картлыкта дип, бар да уеннарда катнашып, күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев