ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
Шанхай күзәтүчеләре Татарстандагы 100дән артык сайлау участогында булган
Чит илдән килгән вәкилләр Татарстанда сайлау участоклары эшләрен югары бәяли. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Шанхай оешмасыннан күзәтүчеләр бүген, Россия Президенты сайлаулары кысаларында, 100 дән артык сайлау участогында булган. Бу хакта Шанхай оешмасы күзәтүчеләр Миссиясе әгъзасы Серик Егизбаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сайлау участокларының берсендә дә хокук бозу очраклары...
-
15 сәгатькә 58 процентка якын татарстанлы Россия Президентын сайлауда тавыш биргән
Мидхәт Шаһиәхмәтов сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларны җиткерде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Сәгать 15.00 гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Россия Президенты сайлауларында республиканың 57,95 процент сайлаучысы тавышын биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада 2 миллион 909 мең 650 кеше...
-
14:30 сәгатькә Азнакай халкының 59,48 проценты тавыш биргән
Азнакайлылар Россия Президентын сайлауларда активлык белән аерылып торалар. (Азнакай, 18 март, Таңсылу Саниева) Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14.30 сәгатькә азнакайлыларның 59,48 проценты үз тавышын биреп өлгергән. 517нче сайлау участогында Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында урнашкан 10 күпфатирлы йортта яшәүче 10 күпфатирлы йортта яшәүче 1295 кеше тавыш бирә. - Сайлау...
-
Азнакайдан 100 яшьлек Фатыйма Җиһангирова Россия Федерациясе Президентын сайлады
Азнакай районынынан 100 яшьлек Фатыйма Җиһангирова ил-көнгә иминлек теләп бүген тавыш бирде. (Азнакай, 18 март, Лиза Нурлыева) Ирекле авылында яшәүче, шушы көннәрдә үзенең 100 яшьлек олпат юбилеен билгеләп үткән Фатыйма апа Җиһангирова тавыш бирергә сайлау участогы әгъзаларын өенә дәшкән, ни дисәң дә, үзенә барып сайларга сихәтлеге мөмкинлек бирми - аяклары...
-
Татарстанда төшке вакытка сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Аксубай, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле халкының активлыгын билгеләп узды. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген сәгать көндезге 12гә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада сайлаучыларның 38,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр...
-
Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты
Татарстан Премьер-министры гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президенты сайлауда катнашты. Песошин гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. Биредәге сайлау участогында кешеләр арзан бәяләрдән товарлар сатып алу мөмкинлеге бар....
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты
Халык бу эшкә җаваплы карый, катнашу күрсәткече югары булыр, дип әйтте Парламент Рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентын сайлауда катнашты. Казанда Вахитов районында 116 нчы лицей базасындагы 43 нче номерлы сайлау участогында Парламент башлыгы һәм аның хатыны тавыш бирде. Фәрит Мөхәммәтшин...
-
#Айданавыборы бәйгесе җиңүчеләренә айфон һәм айпадлар тапшырылачак
Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде. «Без кешеләрнең үз төбәгенә яратуы хакында сөйләүләрен телибез. Фотомарафонда...
-
Татарстанда 49 меңнән артык кеше Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр катанаша
Тавыш бирү көнендә авырып яки башка нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү хокукы бирелә. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Республикада Россия Президентына тавыш бирүдә беренче тапкыр 49 мең 121 кеше катнашачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт...
-
Татарстанда 10.00 сәгатькә 15,98 процент сайлаучы тавыш биргән
Иң зур активлык Апас районында - анда сайлауда катнашучылар 53,16 процент тәшкил итә. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды. Тавыш бирүдә иң актив районнардан Апас (53,16 процент), Кайбыч (52,67...
-
Татарстан Республикасы мөфтие сайлауда тавыш бирде
Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын, диде мөфти. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында...
-
90 яшьлек Азнакай бизнесмены Рэм Мулюков бүген Россия Федерациясе Президентын сайлады
Азнакайлылар - актив халык. Күз ачкысыз булып кар ява дип тормыйлар, иртәдән үк урамда йөрүчеләр күп күренә. Бүген, 18 март - Россия Президентын сайлау көнендә иртәнге 8.00 сәгатьтә үк район һәм шәһәрдәге 62 сайлау участогы ишекләрен ачып, беренче булып тавыш бирергә килүчеләрне кабул итә башлады. Участоклардан ерак урнашкан авыллардан сайлаучыларны...
-
Азнакай халкы Нәүрүз бәйрәмендә күңел ача
(Азнакай, 18 март) Шәһәр Мәдәният йорты мәйданында кышны озату, язны каршылау - Нәүрүз бәйрәме бара. Азнакайлыларны һәм кунакларны театральләштерелгән тамаша, эстрада йолдызлары - якташларыбыз Данир Сабиров, юмор остасы Фирүз Назиров, Татарстан халыклары Ассамбелясының таҗиклар оешмасы концерты, кызыклы уеннар, майлы ботка, кайнар чәй һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе көтә. Сез дә рәхим...
-
Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин
"Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм", - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий...
-
Россия Федерациясе Президентын сайлау башланды
Сайлау бүлекчәләре 8дә ачылды, 20 сәгатькә кадәр эшли. "Татар-информ" сайлау барышы белән таныштыра. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 49е сайлаучыларның вакытлыча...