ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
Азнакайлылар Россия Федерациясе Президентын сайлый
Бүген, 18 мартта, илебездә Россия Президентын сайлау уза. Азнакай муниципаль район территориясендә - 42, шәһәрдә 20 участок сайлау комиссиясе оештырылган. Җирлегебездә тавыш бирү хокукы булган 50034 кеше исәпләнә. Аларның 903е мондый сәяси чарада тәүге мәртәбә катнашучылар. ҺӘР САЙЛАУ УЧАСТОГЫНДА БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫ УЗАЧАК Фото aznakaevo-rt.ru
-
Азнакай районы Актүбә бистәсенннән Кәүсәрия Садыйкованы юбилее белән котладылар
Азнакай районы Актүбә бистәсендә гомер итүче Кәүсәрия апа Садыйкова үзенең 90 яшен билгеләп үтте.
-
2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
Әлеге программа кысаларында соңгы җиде елда республикада 2743 фатир кулланышка тапшырылды. (Казан, 16 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир кулланышка тапшыру көтелә. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылучы арендалы торак программасы 2010 елда гамәлгә кергән иде. Программа тормышка ашырылган җиде елда гомуми...
-
Соципотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар өчен ике йорт төзелеп бетте
Болгар һәм Алабугадагы яңа йортларда социаль ипотека һәм арендалы торак программаларында катнашучы ятим балалар яшәячәк. (Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә - 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте. Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең 49нчы...
-
2018 елда Татарстанда социаль ипотека буенча 527 мең квадрат метр торак төзеләчәк
2017 елда әлеге программа буенча гомуми мәйданы 526,1 мең квадрат метрны тәшкил иткән 9876 фатир төзелде. (Казан, 15 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 527 мең квадрат метр торак кулланышка тапшыру көтелә. 13 ел эчендә республикада 103 380 фатир төзелгән. 2017 елда программа буенча гомуми мәйданы 526,1...
-
Миңнеханов "Ана даны" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды
Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. (Казан, 15 март, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнехановны "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды. Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. Алты һәм күбрәк бала тзрбияләгән аналарга өстәмә түләү 5 меңнән 10...
-
Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды
Ведомстволарга УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, 23 "Лада Гранта" һәм "Лада Ларгус", 17 автолавка машинасы ачкычы бирелде. (Казан, 14 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды. Республиканың баш ветеринария идарәсенә караган...
-
Азнакай да Фирдүс Тямаевның кайгысын уртаклаша
(Азнакай, 14 март) Татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаевның 86 яшьлек Габделбари бабасы фани дөнья белән хушлашкан. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграмында язган: - Тямай нәселенең Аксакалы, иң өлкән кешебезне - 86 яшьлек Габделбари бабаебызны озын мәңгелек юлга озаттык. Бабай, барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Син безнең йөрәкләрдә мәңгелекә! ТЯМАЕВ фамилиясенә,...
-
2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 йорт ремонтланачак
2017 елда республикада 984 йортка капиталь ремонт ясалды. (Казан, 13 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Капиталь ремонт программасы тормышка ашырылган ун елда республикада 14 713 йорт ремонтланды, моңа 53,03 миллиард сум акча җәлеп ителде. 2017 елда 984 йортны ремонтлауга 4,67 миллиард сум акча...
-
Азнакай районы Чубар-Абдул авылы мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” узды - ФОТО
Әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар саф һавада кызыклы уеннар уйнады, биеде. Көннең шактый салкын булуына карамастан, өйгә кайтырга ашыккан кеше булмады. Математика укытучысы Л.А.Гыйлфанова җитәкчелегендә тәмле пылау әзерләнде. Шулай итеп, бәйрәм кунаклары кайнар пылау ашады, әти-әниләр пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчте. Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде, әти-әниләр ,өй...
-
Азнакайның 9 нчы мәктәбендә 8 Мартка багышланган ярышлар узды
Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ярышлар узды. 1А һәм 1Б сыйныфлары укучылары мавыктыргыч эстафетада көч сынашты, аннары әниләренә төсле кәгазьдән ясалган матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
-
Татарстанда ике елда 184 парк һәм яр буйлары төзекләндерелде
2017 елда барлыгы 3 миллиард 45 миллион сумга 68 җәмәгать урыны тәртипкә китерелде. (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде....
-
Азнакай районы Уразай авылы халкы чаңгы сезонын япты
Уразайлылар тагын чаңгы шуарга чыкты. (Азнакай, 12 март) Күңелле ял итеп, аралашып, хәл белешкәннән соң, һәммәсе дә чаңгы юлына басты. Бу көн чаңгы сезонын ябуга багышланган иде. Шуып туйганнан соң, кайнар ризык ашап, хуш исле чәйләр эчеп, бер-беребезгә сәламәтлек теләп, өйләргә таралыштык. Ямьле язларны, матур җәйләрне, уңышлы көзләрне көтәбез инде...
-
Җырчы Равил Галиев ишегалдында балык үрчетергә җыена
Биредә нинди балыклар буласы әлегә билгесез. Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев күпкырлы эшчәнлек алып бара. Күптән түгел генә ул Резидә Шәрәфиева белән сәхнәдәге фарфор туен билгеләп үтте. Репертуарын яңа җырлар белән дә тулыландыра. Наил Касыймов шигыренә Вәсим Әхмәтшинның гүзәл затларыбызга мәдхия рәвешендә язылган "И, хатын-кыз" җырын тамашачылар җылы кабул иттеләр,...
-
2018 елда Татарстанда ун урта мәктәп төзеләчәк
Белем бирү учреждениеләре төзелешенә 6,05 миллиард сум акча тотылачак. (Казан, 10 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла. Быел "Соловьиная роща", "Салават күпере" һәм "Светлая долина" торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында...