ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
Азнакайда танылгын композитор Сафуан Хәбиров белән очрашу узачак - МУЗЫКАЛЬ КЛИП
-
Азнакай батыры - Россия Герое Ильяс Дауди бүген туган көнен билгеләп үтә - 6 ВИДЕО
Азнакаебыз горурлыгы булган Россия Герое, әфган сугышы ветераны Ильяс Даудиның бүген туган көне. Аны барлык азнакайлылар исеменнән ихластан тәбрик итеп, сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле тормыш, эшчәнлегендә һәм иҗатында уңышлар телибез! Читайте также - Герой России Ильяс Дауди повторил судьбу деда-ветерана.
-
Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды
2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла. (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән. 2017...
-
Актүбәнең яшь баянчылары лауреат булдылар
Әлмәт шәһәрендә узган танылган композитор Р.Нәгыймов исемендге «Урсал тауда» конкурс-фестивалендә Актүбә балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Әлеге бәйгедә республикадан һәм Идел буеннан 120 дән артык бала катнашты. "Позитив" баянчылар дуэты (Азамат Закиров, Данис Зәкиев) - I дәрәҗә; "Экспромт" баянчылар дуэты (Азамат Закиров, Альберт Арсланов) - III дәрәҗә лауреат,...
-
“Тарихи хәтер" акциясен Азнакай Бөгелмә районына тапшырды
"Тарихи хәтер. Сугыш чоры хатлары" республика партия проектын тормышка ашырып, Азнакай балалар иҗаты үзәгендә "1941-1945 еллардагы сугыш хатлары" дип исемләгән чара үтте. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та катнашып чыгыш ясадылар. "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән "Тарихи хәтер" проекты кысаларында...
-
Азнакай 1нче урта мәктәбе 100 еллык юбилеена эзерләнә
Азнакай 1нче урта мәктәбендә 100 еллык юбилейга әзерлек башланды. Оештыру комитеты әгъзалары архивларны барлыйлар. Фотосурәтләрне караганда бик күп истәлекләр яңара.
-
Азнакайда иң яхшы тәрбиячене билгелиләр
Азнакай районында "Ел тәрбиячесе - 2018" республика бәйгесенең муниципаль туры бара. Анда 12 тәрбияче катнаша.
-
Ялларда Азнакайда көннең салкын һәм аяз булуы көтелә
Бу ялларда Азнакайда аяз һава торышы көтелә. Көндез - кояш, төнлә күк йөзенә сибелгән көмеш йолдызлар һәм алтын ай белән сокланып булачак. Шимбә - 27 гыйнварда һава температурасы -13 - -15 градус булачак. Җил көчле, көньяк-көнбатыштан, секундына 7-8 метр тизлектә. Вакыты белән 17 м/с. Якшәмбе - 28 гыйнварда да көннең...
-
Иртәгә Азнакайда Кышкы автослалом-2018 ярышлары узачак - ВИДЕОБОНУС
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) 27 гыйнвар көнне Азнакайның ипподром территориясендә автомобиль ярышлары үткәрелә. Анда теләге булган һәркем үз көчен сыный ала. Машиналар класслап бүленеп узышачак. Катнашучыларны теркәү - 8.00, ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Сез дә автоузышларга килегез!
-
Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
Төзелешкә республика бюджетыннан 282 миллион сумга якын акча бүленә. (Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. 2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк....
-
ОБЖ курсы буенча Азнакайда ел укытучысы дип Руслан Салифов танылды
Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында "ОБЖ курсы буенча ел укытучысы" республика конкурсының муниципаль туры узды. Конкурсантлар үз фәннәре буенча ачык дәрес бирделәр һәм иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. 5 нче урта мәктәпнең ОБЖ педгог-оештыручысы Руслан Салифов җиңүче дип танылды һәм ул Зәй шәһәрендә узачак зона турында районыбыз данын яклаячак.
-
Азнакайның яшь биючесе Ләйлә Ибраһимова остарганнан остара
Азнакай Балалар иҗат үзәге хореографы Ферүзә Кадырмаева укучысы Ләйлә Ибраһимова халыкара конкурс-фестивалендә беренче дәрәҗә диломант булды. Бу конкурс-фестиваль Яр Чаллы шәһәрендә «Талантлар планетасы» балалар иҗатын яклау һәм үстерү фондының "Без бергә чакта" («Когда мы вместе») проекты кысаларында узган. Ләйлә Ибраһимова «Халык биюе» номинациясендә беренче дәрәҗә диломант булды. Әлеге фондның Ульяновск...
-
Азнакай районына Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде
Сишәмбе көнне Азнакай районына Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Министр Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты, халыкны кабул итү үткәрде.
-
Татарстанда яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә 2018 елда 100 миллион сум акча бирелде
2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак. Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда 86 объектка ремонт ясалган....
-
Илаева Нурия Хафиз кызын гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән котлыйлар
Югары Стәрле авылында яшәүче кадерле сеңлем Илаева Нурия Хафиз кызының гыйнварда гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее. Туганым, сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Син бик сабыр, изге күңелле, туган җанлыклы, ярдәмчел, олы йөрәкле. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәреңдә кайгы-хәсрәт күрмичә, сәламәт булып, үстергән...