ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
Азнакайда "Ел эшмәкәре-2017" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды
Азнакайда матур традициягә әверелгән һәм ел саен уза торган "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясалды. Бирегә шулай ук Баулы, Мөслим, Әлмәт, Актаныш районнары эшмәкәрләре дә килгән иде. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров сәламләде. Мәртәбәле кунаклардан ТР эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, "Эшмәкәрлек фабрикасы" исемле республика...
-
Азнакай районы имамнары Татшуганга җыелып сөйләште
Азнакай районы авыллары имамнары, җитәкчеләр Татшуган авылында булып, анда халыкның һәм иҗтимагый оешламаларның бердәм эшләү үрнәген өйрәнделәр. - Мәчет - һәр авылның яшәү учагы ул. Дин, урындагы хакимият вәкилләре, мәгариф учреждениеләре бергәләп эшләргә тиеш, чөнки аларны уртак максат берләштерә. Ул - яшьләрдә намуслылык, игелеклелек тәрбияләү, - диде район башлыгы очрашу...
-
Азнакайның тыл ветераны Әхнәф Арслановны 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге котлады
Азнакайда яшәүче тыл ветераны Әхнәф Арсланов үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, УАД җитәкчесе Равил Гинатуллин, хезмәттәшләре, социаль яклау бүлегеннән килгән вәкилләр, балалары, туганнары котлады.
-
Азнакай шәһәрендә зәркән сәнгате буенча мастер-класс узды
Азнакай шәһәре Яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-класс үтте. Үзәк белгече Гүзәл Тимбакова кызларны беләзек ясарга өйрәтте. Лента һәм төймәләрдән алар алтыннан да затлырак бизәнгеч иҗат итте.
-
Азнакайда тыл ветераны Рәйсә Мирзаһитованы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге котлады
Азнакайда яшәүче тыл ветераны Рәйсә Мирзаһитованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Азнакайда яшәүче сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган ветераныбыз Рәйсә Мирзаһит кызы Мирзаһитованы 90 яшьлек юбилее белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район җитәкчелегенең, азнакайлыларның ихлас теләкләрен җиткерде.
-
Азнакайның тыл ветераны Гөлзаһида Шакированы 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге котлады
Азнакай районы Чалпы авылында гомер итүче тыл ветераны Гөлзаһида Зиатдин кызы Шакированы 90 яшьлек юбилее белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район җитәкчелегенең, азнакайлыларның ихлас теләкләрен җиткерде.
-
Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак
Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны геройларны искә алырга чакыра. (Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг-концерт узачак. Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны Сталинград янында җиңү өчен көрәшкән батырларны искә алырга чакыра....
-
Авылларны су белән тәэмин итү программасына Татарстан 5,1 миллиард сум акча тоткан
2018 елда әлеге программаны финанслауга 650 миллион сум бүленә. (Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы 8 елда "Авылларда су белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыруга Татарстан 5,1 миллиард сум тоткан. Әлеге программа республикада 2010 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Аның кысаларында, суүткәргечләр, су башнялары һәм артезиан су чыгару скважиналары...
-
Насыйбуллиннар хуҗалыгы Азнакай районында иң яхшысы дип танылган
Азнакай районында күпләп терлек тотарга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта Мисал өчен, биш ел элек 10га якын гаилә фермасы исәпләнсә, быел алар 35кә җиткән. Күктәкә авылында яшәүче Әминә һәм Темир Насыйбуллиннар гаиләсе дә 30 га якын эре мөгезле терлек, 10нан артык сарык, кош-корт асрап, булганына сөенеп эшлиләр. 2017 елда район...
-
Нурия Ахфаз кызын һәм Гөлназ Ришат кызын юбилейлары белән котлыйлар
Кадерле тормыш иптәшем Нурия Ахфаз кызының 24 гыйнварда һәм яраткан киленебез Гөлназ Ришат кызының 25 гыйнварда юбилейлары узды. Чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле, озын, тыныч, тигез гомер телибез. Һәр киләчәк көнегез сөенечләр генә китерсен. Без сезне яратабыз. Дамир, Рәмис, Марат
-
Илгизә Мөхәмәтгалиеваны балалары 70 яшьлек юбилее белән котлый
Түбән Якый авылында яшәүче әниебез Мөхәмәтгалиева (Ильясова) Илгизә Әмирҗан кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Әни, түземлелегең, тырышлыгың, сабырлыгың, тәрбияң өчен мең рәхмәт сиңа. Үз изгелегең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын! Әни, сиңа шатлык, бәхет, саулык, тынычлык телибез! Син өебезнең кояшы, матур итеп каршы алып, озатып каласың. Синең җылың...
-
Алсу Әхмәдуллинаны әнисе һәм туганнары юбилее белән котлый
Митрәй авылында туып үскән, Азнакайда яшәүче кадерле кешебез Әхмәдуллина Алсу Әнвәр кызына 23 гыйнварда 50 яшь тулды. Без аны гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Ул авыл хуҗалыгы идарәсендә баш хисапчы булып эшли. Киявебез Илшат белән улларының куанычын күреп яшәсеннәр. Эшендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Әнисе, туганнары
-
Азнакайда Хезмәтне саклау көненә әзерлек башланды - бәйге дә узачак
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттагы утырышында бердәм Хезмәтне саклау көненә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Елдагыча, сәнәгать, авыл, торак-коммуналь хуҗалыклары, бюджет оешмалары командалары арасында әлеге уңайдан бәйге узачак. Быел бәйге "Кайда логика?" дигән телетапшыру форматында оештырыла. Сайлап алу турлары апрельдә үткәрелә, анда җиңүчеләр 18 апрельдә финалада очрашачак. Шулай ук...
-
Ленинград блокадасында катнашкан Азнакай ветераннарын район җитәкчелеге котлады
Азнакай районыннан Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 74 ел булды. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз. Сугыштан исән-имин кайтып, Азнакай районын үстерүгә үз өлешен керткән...
-
Татарстанда “Уңайлы мохит” программасы буенча 900 объект җайлаштырылган
2018 елда 25 объектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырылачак. (Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда "Уңайлы мохит" программасы буенча 872 объект физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган. Соңгы җиде елда әлеге юнәлештә беренче чиратта сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү, мәдәният объектларында тиешле уңайлылыклар тудырылды....