Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Татлы урама пешереп карыйк (ФОТО)

Чәйләрегез тәмле булсын!

Татар халкының бәйрәм табыннарын бизәүче бу тәмле ризыгын әзерләү серләрен бүген безгә Раушан Баһманова ача. Урама, чәк-чәк өчен алдан йомырканы салкында никадәр озаграк катырсаң (берничә айлар дәвамында), ул шулкадәр яхшырак килеп чыга, ди ул.

Зур булмаган күләмдә урама әзерләү өчен 1 йомырка һәм 1 яки 2 йомырка сарысы, 200 грамм чамасы он, чеметем генә тоз, чәй содасы, уксус кирәк булачак.

Йомыркага тоз кушып, миксер яки чәнечке белән күпертәбез. Чәй содасын уксус белән сүндереп кушабыз. Онны әкренләп куша-куша, йомшак камыр басабыз, целлофан белән төреп, 15 минутлап ял иттерәбез. Шушы күләмдәге камырны икегә бүлеп җәябез, җәймәләрне 3 см киңлектәге  озын тасмаларга кисеп, кызган үсемлек маенда пешереп алабыз. Пешергәндә тасмаларны агач таякчык (роллыныкы яки шпажкалар) ярдәмендә урама формасына кертәбез. Әзер ураманың өстенә шикәр комы сибәргә яки сироп агызырга була.  

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев