Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

“Фәрештәләр күз яше” пирогы рецепты

Азнакай хуҗабикәләренә Айгөл Рәхмәтуллинадан тәмле пирог рецепты.

Камыр өчен: он 250 гр; камыр йомшарткыч (разрыхлитель) ярты чәй калагы; 3-4 кашык шикәр комы; 100 гр. ак май; 3 данә йомырка сарысы. Камырны басабыз да 10-15 минутка суыткычка куеп торабыз.

Эчлек өчен: 300-400 гр. эремчек; 4 йомырка; 1 стакан шикәр комы; 100 мл. куе сөт (10%); чеметем генә ванилин; 3-4 кашык кибет каймагы, ярты чәй калагы манный ярмасы. Барысын бергә блендер ярдәмендә туглыйсы. Камырны табага җәеп, кырыйларын күтәртәсе. Эчлекне салып, газ миченә (160-180С) 30-40 минутка пешерергә куясы.

Өслеге өчен: 4 йомырка агы, 4 аш кашыгы шикәр комы. Миксер ярдәмендә 5-7 минут күпертәсе.

30-40 минут пешкәч, пирогны алабыз, өстенә күпертелгән йомырка агын җәябез дә тагын 5-7 минутка газ миченә пешерергә куябыз. Кызаргач әзер дигән сүз. Пирогны суыткач кына кисеп табынга бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев