Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайча пицца

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм 30 минутка кабарырга калдырабыз.

Камыр өчен: бер стакан сөт; 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае; 10 г коры чүпрә; 3 аш кашыгы каймак; чама белән тоз; 1 аш кашыгы шикәр комы; он.

Пицца өсте өчен: тавыкның ак ите; 2 помидор; аджика; майонез; 300 г сыр;  тәмләткечләр; маринадланган гөмбә.

Камырны табага тигезләп җәябез. Аджика сөртәбез, тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез.
Икенче кат – ярымбоҗра итеп киселгән помидор.  Майонез сылыйбыз.

Угычтан сырны чыгарабыз һәм пиццаның өстен каплыйбыз.Тәмләткечләр сибәбез (әлеге очракта – киптерелгән петрушка, укроп, базилик, тавык ите өчен тәмләткечләр сиптек). Соңгы кат - эре итеп туралган гөмбәне сыр остенә таратабыз.
200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев