Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Резидә Фәйзуллинадан чөгендер квасы рецепты

Чөгендер эчемлеге буыннар сызлавын бетерә, кан басымым көйли диелгән.

Өч литрлы банкага кайнап суынган суны ярты банка булырлык итеп салдым. Шуңа ике уртача зурлыктагы чистартылган чөгендерне кисәкләргә туралым (600-700 гр). Бер чәй калагы чиста балны суда җебетеп һәм банканың тарайган җиренә хәтле җитәрлек су өстәдем. Банка өстен марля белән бәйләп куйсаң да була диелгән, мин крышканы әйләндереп, әз генә сызык калдырып каплап куйдым.

Банканы караңгы җылы җиргә биш көнгә куясы. Аннары өстенә җыелган күбекне җыеп алып, сөзеп, суыкта саклыйсы. Көнгә дүрт тапкыр, ашар алдыннан, ярты стакан эчәсе диелгән.

Бер ай дәвамында кулланасы, берсе әзер булуга икенчесен ясап куясы, өзеклек булмасын өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев