Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Мәрьям Миннегуловадан кычыткан ашы рецепты

​​​​​​​Мин үскәндә әбием ничек пешерә иде, мин шулай пешерәм.

Кычыткан ашын итле шулпа белән дә пешергән бар, шулай ук әбием әйтә иде кысыр аш дип, шулпага майда кишерне, суганны кыздырып салып.

Мин бу юлы фрикаделькидан пешердем. Су кайнап чыккач, фрикаделькиларны, тоз, саламлап турап бәрәңге салдым. Чиста җирдән кычыткан яфракларын җыеп кердем. Кайнаган су белән пешекләдем. Кычытканны турадым. 5 йомырканы сытып, кычыткан белән тугыладым да шулпага салдым.

Кишер, суган кыздырып та салдым әле, үзебез шулай яратабыз. Томат пастасы да өстәп җибәрдем.

Майлы итле шулпагыз булса, суган белән кишерне майда кыздырып тормасагыз да була.

Мәрьям Миннегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев