Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә кәтлит пешерү серләре

Сезнең белән иң тәмле кәтлит пешерү серләре белән уртаклашабыз, дуслар.

 Кәтлит ясый башлаганчы, фаршны, суган, тоз һәм тәмләткечләр кушып, 4-5 сәгать суыткычта тотыгыз. Ул арада ит маринадлана, һәм кәтлит бик тәмле була.
 Күп хуҗабикәләр кәтлит фаршына ипи куша. Кәбестә, бәрәңге, кишер кушканда, файдалырак та, тәмлерәк тә, сусылрак та килеп чыга.
 Итне иттарткыч аша ике тапкыр чыгарсагыз, кәтлит йомшаграк һәм тәмлерәк була. Кәтлиткә иске ипи генә кушалар. Яңа ипи ябыша, һәм кәтлит эчендә ипиле төерләр кала.
Чыгарган иткә йомырка сытмасаң яхшырак, чөнки аны кушкан очракта кәтлитләр катып китә һәм кызган итнең хуш исе юкка чыга.
Табада кыздырганда таралып китмәсен өчен, фаршка йомырка урынына ак икмәк телемен уып салыгыз. Шуннан әзер фаршны ныграк полиэтилен капчыкка тутырып, авызын бәйләмичә генә, өстәл өстенә бәргәләгез дә кимендә ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз.
 Кәтлитне суык килеш ашауны хуп күрүчеләр исә иткә арыш икмәге телемен уып салырга мөмкин. Бу очракта кәтлитләр бераз әчкелтемрәк, әмма бик тәмле килеп чыгачак.
Ә менә балык фаршына, шулай ук яшелчә яки ярмадан эшләнгән кәтлитләргә, һичшиксез, йомырка кушарга кирәк.
Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев