Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АФИША

Зәйнәб Фәрхетдинова туган көнендә уникаль фестиваль оештыра

2022 елның 17 августында, Татарстанның атказанган артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың 55 яше тулган көндә, җырчының туган ягы Азнакайда тарихи вакыйга көтелә - Беркнче "Авыл көе" фестивале «Зәйнәб Fest» тәүге адымнарын ясый.

«Зәйнәб Fest», "Авыл көе" фестивалендә халык җырлары hәм такмак-көйләре төп урынны алып торачак. Халкыбызда бу төрдәге җырларны тальян , баян, скрипка, кебек уен кораллары белән башкару хәзер дә актуаль. "Авыл көе" шушы уен кораллары белән беррәттән, көйләрне заманча ритмнар белән дә баетып, халыкчан hәм профессиональ осталыкка ия җырчылар башкаруында халыкка тәкдим итәчәк.
Фестивальнең узенчәлеге, төп идеясе - элек-электән татар халкы иҗат иткән көйләрне барлап, асылдагы яңгырашын саклап шул сыйфатта кабат яңгырату.

Фестивальдә татар җыр сәнгатенең талантлы шәхесләре катнаша. Алар арасында: Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Марат Галимов, Равил Галиев, Сиринә Зәйнетдинова, талантлы сәхнә йолдызлары - Алия Карачурина, Гөлсирин Абдуллина, Базарбай Бикчәнтәев, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рәсим Фасыйхов һәм Алмаз Хасанов.

Музыкантлар:
«Казан нуры» оркестры солистлары, баянчылар - Татарстанның атказанган артистлары Айнур Моратов, Риф Караметдинов, шулай ук Наил Сәгъдиев һәм Булат Шәрипов

Фестивальнең алып баручылары: Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева.

Үткәрү урыны: Азнакай шәһәре Ишкәев ял паркы.
Вакыты: 17 август 16:30

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев