Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ятимлектә үткән гомер

    Сугыш чорларын искә алганда, күзләргә яшь тыгыла. Өскә-башка юк, үлән, черек бәрәңге җыеп тамак туйдырдык. Әтиләр - фронтта, әниләр - көне-төне эштә. Менә авылга Җиңү хәбәре килде. Әтиләр кайта дип көтәбез. Безнең әти кайтмады. "Кая безнең әти?" - дип әнинең җелегенә төшә идек. Аның йөрәге ничек түзгәндер? Безнең Сәпәй авылыннан...

    Сугыш чорларын искә алганда, күзләргә яшь тыгыла. Өскә-башка юк, үлән, черек бәрәңге җыеп тамак туйдырдык. Әтиләр - фронтта, әниләр - көне-төне эштә.
    Менә авылга Җиңү хәбәре килде. Әтиләр кайта дип көтәбез. Безнең әти кайтмады. "Кая безнең әти?" - дип әнинең җелегенә төшә идек. Аның йөрәге ничек түзгәндер?
    Безнең Сәпәй авылыннан 376 кеше сугышка китте, 195 е яраланып исән кайтты. Кабат сугышлар күрергә язмасын, балалар, оныклар тыныч тормышта яшәсен!
    Канига Хәмидуллина

    Безнең Октябрь Бүләк авылы кечкенә булса да, халкы тырыш иде. Урман якын булгач, утынга да, җиләк-җимешкә дә кытлык күрмәдек. Сугыштан соң елларда авылыбызга хәер сораучылар күп килә иде. Әнинең бер-ике бәрәңге яки бер телем ипи булса да биреп чыгарганы хәтердә. Хуҗалар да акыл белән эш итте авылда. Кайбер авыллардагы кебек бер уч ашлык бөртеге өчен төрмәгә озатмады. Бервакыт кызлар белән борчак кырындагы аланга җиләккә киттек. Безнең бакча артындагы каенлыкта да җиләк бар, ә безне борчак кызыктыра. Түгәрәкләнеп тезелеп, тәмләп ашап утырганда яныбызга атка атланган Әхмәтхан абый килеп басканын сизми дә калганбыз. Без урман арасына сибелдек, и чабабыз! Аннан бакча артындагы каенлыктан җиләк җыеп, өйгә кайтып кердек. Әхмәтхан абый сатмады, рәхмәт яугыры, юкса эләгәсе иде әниләрдән!
    Фәнүзә Рәфыйкова

    Әтине сугышка алганда миңа бары бер яшь була. Ул яу кырында ятып кала. Шуннан безнең авыр тормыш башлана. 6-7 яшьлек чакларда әнигә ияреп, апа белән камыл ерып, башак җыюлар, язын черек бәрәңге эзләүләр, ул бәрәңгедән әнинең кәлҗемә пешерүен түземсезлек белән көтеп утырулар...
    Өскә кияргә юньле кием юк. Берсендә итекләремне кибәргә мичкә тыгып куйдым. Әни иртүк торып мичкә ягып җибәргән. Бер итегем янып беткән иде, атна буе мәктәпкә бара алмадым. Бәхетемә, фронтовик баласы дип, Чубар Абдул балалар йортыннан бер үкчәсе тишек итек бирделәр. Аңа әни ямау салды. 53 нче еллар иде бугай, безгә заем чыкты. Әни Тымытык базарына барып, миңа күлмәк, апага юбка алды. Ул күлмәкнең матурлыгы бүген дә күз алдымда тора.
    Минем балачак - әтиләрен сугышта югалткан барлык балаларның уртак язмышы ул. Без әниләребез тырышлыгы белән исән-сау үстек, шуңа күрә әниемә гомерем буе рәхмәтлемен. Туган авылым Камышлының бүгенге матур тормышына куанам, илгә-көнгә тынычлык телим.
    Зөлхәбирә Миннегалиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: