Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшьтәшләр

    Быел нефтьчеләребез үзләре өчен аеруча мөһим һәм истәлекле дата - Татарстанда нефть индустриясенә нигез салынуның 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар. Нәкъ менә җиде дистә ел элек - 1943 елның июлендә, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә, хәзерге Лениногорск районының Иске Шөгер авылы янында мастер Гариф Хәмидуллин бригадасы бораулаган 1нче санлы скважина тәүлегенә 20...

    Быел нефтьчеләребез үзләре өчен аеруча мөһим һәм истәлекле дата - Татарстанда нефть индустриясенә нигез салынуның 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар.
    Нәкъ менә җиде дистә ел элек - 1943 елның июлендә, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә, хәзерге Лениногорск районының Иске Шөгер авылы янында мастер Гариф Хәмидуллин бригадасы бораулаган 1нче санлы скважина тәүлегенә 20 тонна дебит белән чиста нефть бирә башлый.
    Бездә Татарстан нефте ачылган елны туган, "Азнакайнефть" идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызны барлау фикере туды. 1300дән артык идарә пенсионеры арасында андыйлар 18 кеше. Бу һәр 73 ветеранның берсе дигән сүз.
    ...Республика нефте яшьтәшләре булган өлкәннәребезнең һәрберсе аерым хөрмәткә лаек. Язмыш сынавы буенча алар кайда гына яшәмәгән дә, кайда гына эшләмәгән. Әмма гомерләренең төп өлешен Азнакай нефтенә багышлаганнар, бу горур исемгә тап төшермәгәннәр. Бүген инде лаеклы ялда булган ветераннарыбызны коллектив хөрмәт итә, аларның фидакарьлеген сагынып искә ала.
    Шундыйларның берсе - Бүләк Харрас кызы Фәрдиева, 2нче промыселда 27 ел эшләде. Аның "Нефть сәнәгате отличнигы" дигән дәрәҗәле исеме бар, фоторәсеме ике тапкыр "Татнефть" җитештерү берләшмәсенең Мактау тактасын бизәп торды.
    Шул ук промыселдан Леонид Михайлович Сеньков та 37 ел гомерен нефть чыгару операторы эшенә багышлады, идарәнең өч Мактау грамотасын алды.
    1нче промысел операторы Рәхилә Әхмәзыя кызы Хәбибуллина бездә 26 ел хезмәт куйды, "XI бишьеллык ударнигы" билгесенә лаек булды.
    6нчы промыселдан Халисә Зәкуан кызы Сәяхованың нефтьче стажы 27 ел. Пенсиягә чыкканнан соң да эшен биш ел ташламады. 1976 һәм 1980 елларда аңа "Социалистик ярышта җиңүче" билгесе бирелде, фоторәсеме өч мәртәбә идарәнең Мактау тактасына куелды.
    Нефть чыгару - үтә мәшәкатьле хезмәт. Ул күп көч куюны сорый. Әмма аны тоздан, судан арындырып, Европа базарына чыгарырга яраклы хәлгә җиткерү - гаять җаваплы эш. Шуңа да нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы (ЦКППН) идарәнең иң мөһим тармакларыннан берсе санала. Гакифә Баһаветдин кызы Исламшина, төзелеш училищесында штукатур һөнәрен үзләштергәннән соң, биш ел уңышлы гына эшләде, шунда ук буяучы күнекмәләренә дә өйрәнде. Әмма нефтьче булу теләге аның күңеленә тынгылык бирмәде. Тәвәккәлләп, промыселга ярдәмче эшче булып керде. Бер елдан 2нче разрядка имтихан биреп, операторлар сафына басты, ЦКППНга күчерелде. Пенсиягә чыгар алдыннан соңгы ун елын инде ул 5нче разрядлы белгеч буларак эшләде. Аңа "Азнакайнефть" идарәсенең "Мактаулы нефтьчесе" исеме бирелде, өч Мактау грамотасына лаек булды.
    Наирә Гариф кызы Минһаҗева да 19 яшендә 1нче (хәзерге 5нче) промыселда эш башлый. Аннан ЦКППНга күчә. Ул да иптәшләре арасында зур хөрмәт казанды.
    Клавдия Семеновна Долгих баштагы ун елын Актүбә бистәсе балалар бакчасында эшли. Аннан ҢКППНга лаборант булып килә. Фидакарь хезмәте өчен ул "Коммунистик хезмәт ударнигы" исеменә лаек була.
    Мөхәммәт Каһир улы Галләмовны язмыш төрле оешмаларда сынап карый. Әмма, ахыр чиктә, ул ЦКППНга килде һәм пенсиягә чыкканчы слесарь булып эшләде.
    Данил Газизулла улы Шәрифуллинның исеме күпләргә яхшы таныш. Хезмәт юлын ярдәмче эшче сыйфатында башлый. Аннан институтта укып белгечлек ала, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1971 елда яшь белгеч Павловка товар паркына килде. Бер елдан цех начальнигы урынбасары, ә 1981 елдан, лаеклы ялга киткәнчегә кадәр, цех җитәкчесе булып эшләде. Алган бүләкләре бихисап булса да, үзе өчен иң кадерлесе дип идарәнең "Мактаулы нефтьчесе" исеме бирелүен саный. Заманында яшьләрне ул техник иҗатка тартты. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1970нче елларда СССР күләмендә алар дан казандылар - ВЛКСМ Үзәк Комитеты грамоталары, вымпеллары, ВДНХ медальләре белән бүләкләнделәр. Рационализаторлык тәкъдимнәрен җитештерүдә актив куллану һәм "ТатНИПИнефть" институты галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә цехның техник мөмкинлекләре үсте, шуның белән нефть хәзерләү күләме күпкә артты.
    Фәйзи Җәүдәт улы Саянов производствоны автоматлаштыру цехында төгәл 40 ел хезмәт куйды һәм өлкән мастер дәрәҗәсендә пенсиягә китте. "Татнефть" берләшмәсенең һәм "Азнакайнефть" идарәсенең Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды.
    Ринат Габдерәхим улы Хәсәнов та хезмәт юлын шушы цехта контроль-үлчәү приборлары (КИП) слесаре булып башлады. Мастер булып җитеште. Көнчыгыш Себер промыселларында да шактый еллар эшләде.
    Альберт Мөсәгыйть улы Гарипов - оста куллы, төрле эшкә һәвәс, сәләтле шәхес. Шактый еллар мәгариф системасында эшләде, балаларны хезмәткә өйрәтте. Аннан безнең идарәгә килде.
    Илдус Абдулла улы Идиятов нефтьче булганчы Актүбә, Азнакай оешмаларында эшләде һәм үзен уңай яктан гына күрсәтте. Аннан соң УТТда тракторчы, бульдозер машинисты булып 10 еллап хезмәт куйды. Идарәнең катлам басымын саклау цехында биш елдан артык эшләде. Лаеклы ялга да шушыннан китте. Коллективы аны Мактау грамотасы биреп, зурлап озатты.
    "Татнефть" компаниясе структураларында кешене белгечлеге, һөнәре буенча түгел, ә хезмәткә мөнәсәбәтенә карап бәялиләр. Сиринә Шәрип кызы Копьева санаторий-профилакторийда, Флера Мирсәет кызы Шакирова "Каенкай" балаларны сәламәтләндерү лагерында эшләп пенсиягә чыкты. Аларның хезмәтенә тел-теш тидерерлек булмады.
    Людмила Владимировна Зюзинаны, 14 ел промыселда эшләгәч, идарәнең кадрлар бүлеге инспекторы итеп билгеләделәр. Бу вазифаны да ул тиз үзләштерде, яратып башкарды.
    Валентина Анатольевна Бабичны күпләр яхшы хәтерли торгандыр. 13 ел оператор булып эшләгәч, аны кассир итеп күчерделәр. 23 ел эшләде ул анда. Гомумән, һәр ике идарәдә дә кассирлардан уңдык. Итагатьле, җыйнак, тыйнак, уңган, кешегә ягымлы әлеге ханымнар, шул исәптән Валентина Анатольевна да, боерык нигезендә белдерелгән Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына лаек булды.
    Мәгъсүм Харис улы Шәриповның тормыш юлы да безнең чорның күп миллионлы эшчеләр сыйныфыныкына хас. Хезмәтен иң түбән разрядлы электромонтер булып башлаган егет җитештерүдән аерылмыйча гына гыйлемен арттырды һәм "Татнефть" берләшмәсендә иң эреләрдән саналган безнең идарәдә проектлау-смета бюросын, аннан төзелеш бүлеген күп еллар җитәкләп, лаеклы ялга чыкты. Ул 3 миллиард тонна нефть табылу уңаеннан эшләнгән медаль белән бүләкләнде.
    * * *
    Без 18 кешене исемләдек. Бәлки укучыларыбызның кайберләре: "Алар кемнән артык эшләгәннәр соң? Барыбыз да шул юлны үттек бит", - диярләр. Һәм хаклы булырлар. Һәр ике идарәдә дә булдыклы, эшчән кадрлар хезмәт күрсәтте. Без бүген Татарстан нефте яшьтәшләре турында гына яздык. Идарәнең данлыклы кешеләренә багышланган язмаларыбыз "Азнакай нефтьчесе" сәхифәсенең алдагы саннарында урын алачак.
    Нәфис ӘХМӘТ, Ниһат МОЗАФФАРОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: