Азнакаево
  • Рус Тат
  • Уразай соңгы солдаты белән хушлашты

    Авылыбыз зур югалту кичерде. Сугышны үз күзләре белән күргән, аны кичергән соңгы солдат - Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры Мәрданшин Мөҗәһит Гаделша улын соңгы юлга озаттык. Сугышның бөтен михнәтен татыган, аннан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән Мөҗәһит ага гаҗәеп кызыклы да, матур да тормыш юлы узган кеше. Уразай...

    Авылыбыз зур югалту кичерде. Сугышны үз күзләре белән күргән, аны кичергән соңгы солдат - Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры Мәрданшин Мөҗәһит Гаделша улын соңгы юлга озаттык.


    Сугышның бөтен михнәтен татыган, аннан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән Мөҗәһит ага гаҗәеп кызыклы да, матур да тормыш юлы узган кеше. Уразай авылында туган, балачагы, үсмер еллары башка балаларныкы кебек үк үткән аның. Авылдан чыккан күренекле шагыйрь Әнәс Кариның чордашы.


    1942 елның августында сугышка китеп, Белоруссия территориясен фашист оккупантларыннан азат итү өчен барган сугышларда каты яралана ул. Аягын югалткан, башка яралары да булган егет 1944 елның августында туган якларына кайта. Гомере буе Энгельс исемендәге колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Хатыны Катифә белән 4 бала үстерәләр.


    Бөек Җиңүнең 70 еллыгын ашкынып көткән ул, медальләрен барлап, костюм түшенә тезеп куйган. Тиздән 90 яшен тутырачак ветеран 60 елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән хатыны Катифә апаны, балаларын, оныкларын, авылдашларын сагышка салып арабыздан китеп барды. Тик ул сугыш кырында үлеп калган яки кайткач вафат булган авылдашларыбыз кебек безнең хәтерләрдә мәңге яшәячәк, бүгенге матур тормыш өчен бирелгән яшьлек еллары, сугыш кырында калдырылган сәламәтлекләре бәрабәренә алынган Җиңү көнендә - безнең күңелләрдә, арабызда булачак. Мәктәптә кунакта булганда ул һәрвакыт бер үк сүзләрне кабатлый иде: "Сугышны үз күзләре белән күрмәгән, җаны-тәне белән татымаган кеше генә аның нинди зур афәт булуын белми. Дөньялар тыныч, илебез күге һәрчак аяз булсын. Аналарның, балаларның күз яшьләре түгелмәсен!"


    Тыныч йокла, солдат. Синең исемең яшь буынның хәтер дәфтәренә мәңгегә уелып калды.

    Гөлназ Шәмсиева,

    Уразай мәктәбе укытучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: