Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Торак – 2013”

    Гыйнвар азагында республикакүләм "Торак - 2013" күзәтчелек-профилактика операциясе башлана. Операция барышында янгын күзәтчелеге инспекторлары, полиция уполномоченныйлары һәм власть органнары вәкилләре катнашында торак йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк. Төп игътибар ишле гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы имин булмаган гаиләләргә биреләчәк, янгын куркынычсызлыгы турында халык белән...

    Гыйнвар азагында республикакүләм "Торак - 2013" күзәтчелек-профилактика операциясе башлана. Операция барышында янгын күзәтчелеге инспекторлары, полиция уполномоченныйлары һәм власть органнары вәкилләре катнашында торак йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк. Төп игътибар ишле гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы имин булмаган гаиләләргә биреләчәк, янгын куркынычсызлыгы турында халык белән әңгәмәләр уздырылачак.

    Янгыннарны алдан кисәтү зур әһәмияткә ия. Салкын кыш көннәрендә ягулык һәм җылыту җиһазларыннан файдаланганда игътибарлы һәм сак булыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: