Азнакаево
  • Рус Тат
  • Төп бурыч – сакчыллык

    Кичә "Тукай" ҖЧҖ базасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры М.Әхмәтов катнашында терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган зона семинары узды. Семинарның "Тукай" ҖЧҖдә узуы юкка гына түгел. Җитештерүдә сакчыллык булдыру буенча хуҗалыкның терлекчелек объектларында шактый яңалыклар кертелгән. Электр лампочкаларын аз энергия алучы диодлыларга алыштырганнар....

    Кичә "Тукай" ҖЧҖ базасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры М.Әхмәтов катнашында терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган зона семинары узды.
    Семинарның "Тукай" ҖЧҖдә узуы юкка гына түгел. Җитештерүдә сакчыллык булдыру буенча хуҗалыкның терлекчелек объектларында шактый яңалыклар кертелгән. Электр лампочкаларын аз энергия алучы диодлыларга алыштырганнар. Терлек торагына килеп керүгә махсус вакланган чиста саламга басасың. Фермент ясау, терлекләргә аш пешерү цехларын, кухняларны утын ягуга көйләгәннәр. Бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен салам тораклар төзелгән. Яңа савылган сөт махсус суыткычта суытыла. Биредә терлекчеләрнең хезмәт һәм ял шартларын яхшыртуга да зур игътибар бирелә. Җылытылган киенү-чишенү, ял бүлмәләре бар.
    Семинарның пленар өлеше Чубар Абдул авылы мәдәният йортында дәвам итте. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүген көндәлек керем бирүче терлекчелекнең, бигрәк тә сөт җитештерүнең аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
    - Бу өлкәгә мөнәсәбәтебезне тамырдан үзгәртү һәм тотрыклылыкны саклау - безнең төп бурычыбыз, - диде ул. -Әлбәттә, үзәктә - кеше факторы булырга тиеш. Хезмәт шартлары тудырылмаганда, терлекчедән югары җитештерүчәнлек таләп итеп булмый. Буш улак алдында суыктан бөрешкән сыерлар да сөт бирә алмый.
    Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы буенча еллык эшкә кыскача йомгак ясады.
    2012 ел безнең аграрийлар өчен шактый уңышлы ел булды. Төрле юнәлешләрдә югары уңышларга ирешелде. Урып-җыю һәм үстерелгән уңыш нәтиҗәләре буенча Азнакай районы республика алдынгылары бишлегенә керде. 120 мең тонна бөртеклеләр җыйналып, гектарыннан 25 центнер уңыш алынды.
    Район терлекчелек өлкәсендә дә зур потенциалга ия. Ул көндәлек тере акча кертүче төп тармак булып тора. Терлек азыгы ике елга җитәрлек итеп мулдан хәзерләп куелды.
    Бүгенге көндә терлекләрнең баш санын арттыру, ит һәм сөт җитештерү төп бурычларның берсе булып тора. Узган ел барлыгы 22546 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, быел аларның саны 24500гә җитте. Артым - 1954 баш. Шулай ук башка төр терлекләрне асрауга да игътибар көчәйде. Ит һәм сөт җитештерү күләме артты.
    Фермерларга, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә районда 50 фермер бар, гаилә фермалары арта. Районның 20 гаилә фермасында 1727 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 617 савым сыер бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда (ЛПХ) 7350 баш. Бу узган ел белән чагыштырганда 1077 башка күбрәк. Район Советы карары белән 5 әр баш савым сыеры булган хуҗалыкларга җирле бюджет хисабыннан бушка саву аппаратлары бирелә.
    Авылның киләчәге - яшьләр кулында. Районда аларның торак-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. Яшь гаиләләргә асрау өчен бушлай бозаулар бирү һәм башка кызыксындыру чаралары гамәлдә.
    2012 елның декабреннән ай саен терлекчеләрнең эшенә нәтиҗә ясала һәм җиңүчеләр бүләкләнә. Бу максатка муниципаль бюджет тарафыннан ай саен билгеле күләмдә акча бүленә.
    Марсель Зөфәр улы терлекчелек өлкәсендә хезмәтне стимуллаштыруның прогрессив ысуллары хакында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды. Бу елда терлекләрнең баш санын 26 000 гә (10%), сөтне 34 200 тоннага ( 5%ка), ит җитештерүне 2650 тоннага (3%) җиткерү бурычы куела. Гаилә фермаларын арттыру, заманча үз район элеваторыбызны булдыру, "Союз-Агро" ҖЧҖ ярдәме белән терлекчелек комплексы, мега-ферма төзеп, йөзгә якын эш урыннары булдыру һәм башкалар - көн таләбендәге мәсьәләләр булып тора.
    Семинарда "Тукай" ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә сакчыл караш турында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков чыгышлары тыңланды. Бүгенге көндә фермаларда эшләүчеләр өчен хезмәт һәм ял шартларын тудыру, терлекләрне дөрес тукландыру, энергия чыганакларын экономияләүгә сакчыл караш - иң мөһим бурычлар.
    "Азык-төлек кушылмалары фәнни-тикшеренү үзәге" АҖ генераль директоры Алексей Якимов үз чыгышында терлек азыгының туклыклыгын, сыйфатын яхшыртуга басым ясады.
    Марат Готыф улы үзенең йомгаклау сүзендә азнакайлыларның зур эш башкаруын билгеләп үтте һәм биредә кулланылган алдынгы алымнарны республиканың башка хуҗалыкларына да кертергә чакырды. Гомумән, соңгы елларда Азнакай фидакарьләренең эш күрсәткечләре югары булуын билгеләп үтте. "Бөтен җирдә терлекләр саны кимегәндә, Азнакайда арткан икән, бу эзлекле, тырыш эш нәтиҗәсе", - диде ул. Министрның ышанычын алга таба да акларга иде!
    Нәсимә Фазлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: