Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татьяна Голикова: 2020 елда Россиядә 1 миллионнан артык кеше ана капиталы алачак

    Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан «Демография» илкүләм проекты акчалары хисабына ана капиталы түли башларга күрсәтмә бирде.

    2020 елда Россиядә 558 меңнән артык кеше – беренче, 551 мең кеше икенче балага ана капиталы алачак. «Демография» илкүләм проекты кысаларында ана капиталы түләү өчен 122 миллиард сумнан артык акча каралган. Бу хакта Спутник радиосы РФ вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән хәбәр итә.
    «Безнең фаразларга буенча, быел ана капиталыннан бала алып кайтырга ниятләгән гаиләләрдә беренче сабый өчен – 558 меңгә якын, икенче бала өчен 551 меңгә якын кеше файдалана алачак», - диде вице-премьер «Бердәм Россия» партиясенең югары советы бюросы утырышында.
    Татьяна Голикова 2020 елда ана капиталы түләү өчен барлыгы 122,4 миллиард сум акча бүлеп бирелүе турына да искәртте. Киләчәктә бу  300 миллиард сумга җитәчәк.
    Вице-премьер үз чыгышында билгеләп үткәнчә, быел Россиядә яшәүче 2,4 миллионга якын кеше 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән өчен пособие рәсмиләштерә алачак. Моның өчен бюджеттан 159 миллиард сумга якын акча каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: