Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татар сүзләре нигә “гибридлаша”?

    Соңгы елларда чын татарча сөйләшү, аралашу стилистикасында элекэлектән моңарчы ишетелмәгән, аңлаешсыз “гибрид” татар сүзләре ешрак күренә башлады. Бу күренешкә аптырабрак калучылар бер мин генә түгел, әлбәттә. 

    Өстәвенә, газета-журналлардагы сканвордлар, башваткычларда һәм башка мәкалә-язмаларда, сүзләрдә орфографик, стилистик хаталар да бик еш күренгәли башлады. Моңа әллә соңгы ун-унбиш еллар эчендә һәр ел саен “яңача” эчтәлекле программаларда чыгарыла барган дәреслекләрнең дә йогынтысы бармы?

    Хәтерлим, без элек бер чыгарылган дәреслек китабы белән дүртәрбишәр ел, ул тузып беткәнче укый идек. Өстәвенә туган телдә “матур язу”, “дөрес язу” дәресләре дә керә иде. Шуңа күрәдер, белем алудан бер дә артта калмадык. Рус телендә дә үзебезгә кирәгенчә аралаша алабыз.

    Дөрес, хәлләр түбәнгә таба тәгәрәүгә нюанслар күп, әлбәттә. Мәсәлән, төрле төбәкләрдә яши торган татарларның да җирле сөйләмдә, аралашуда аермалыклар бар, анысын беләбез. Ләкин алар белән дә барыбер аңлашып та, сөйләшеп тә була бит. Бу да безнең темага сәбәп була алмый, әлбәттә.

    Тагын татар сүзен хаталы итеп язу проблемасы яки бөтенләй аңлаешсыз итеп язу турында да әйтәсе килә. Мисал өчен берничә сүз генә: җинәйәт (дөресе – җинаять), нийәт (ният). Соңгысы гел аптырашка калдырды – суборын – бу берәр маңка агызып йөри торган баламы, әллә инде җир-су хайванымы? Ә ул су краны икән!

    Мизмәр, йүнән, әслүб һ.б. кебек мәгънәви яктан авыр, аңлаешсыз сүзләр өсти башладылар. Бу татар лексикасын баету түгел инде, киресенчә, “чыктым аркылы күпер” сыманрак була түгелме? Татарстан буйлап йөргәндә юл кырындагы күрсәтмә такталарда, афиша-аншлагларда авылларның, елгакүлләрнең һәм башка объектларның чын атама-исемнәрен төрлечә бозып язалар. Аны ни татарча, ни русча укый алмыйча авызлар кыйшаеп бетә. Ә кушылган исемнәрнең, атамаларның, белгәнебезчә, бер хәрефен дә ялгыштырып язарга ярамый бит.

    Безне СССР чорында шулай укытканнар иде, кагыйдәләрне үзгәртергә дигән фәрман булмады, ләбаса. Татарча матур, дөрес итеп сөйләшергә, язарга теләгән кешегә безнең 38 хәрефтән төзелгән үзебезнең татар алфавиты да бар бит. Шунысы икеләндерә башлады, киләчәктә дә татар үзенең теленә, гореф-гадәтенә “миңа барыбер” дигән караш белән яши бирсә, озакламый нинди бай телебез дә онытылып, буталып бетәр һәм татар бер-берсен аңламый да башлар шикелле.

    Инде болай да паспортка карап кына безгә үзебезнең нинди төр милләткә кергәнне анык кына әйтеп бирү кыенлашты түгелме? Хәзер барыбыз да Россия гражданнары, милләт турында гына әйтелмәгән.

    Нәфис Хәсәншин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: