Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ришвәт бирмәкче булган

    Яшәешебезнең тагын бер кара табы булган ришвәтчелек, башлангычын бик борынгы заманнардан ук алган. Россиядә XVI гасырларда ук чәчәк аткан бу явызлык белән Петр I дә көрәшеп караган. Ләкин коррупциянең тамырына балта чаба алмаган. Моны бик яхшы аңлап алган патшабикә Екатерина I дәүләт акчасын бары тик министрларга гына калдырган, башка чиновниклар...

    Яшәешебезнең тагын бер кара табы булган ришвәтчелек, башлангычын бик борынгы заманнардан ук алган. Россиядә XVI гасырларда ук чәчәк аткан бу явызлык белән Петр I дә көрәшеп караган. Ләкин коррупциянең тамырына балта чаба алмаган. Моны бик яхшы аңлап алган патшабикә Екатерина I дәүләт акчасын бары тик министрларга гына калдырган, башка чиновниклар элеккечә үк ришвәт хисабына яшәгән. Коррупциягә каршы көрәш Николай I тәхеткә утыргач кабаттан яңартылган, әмма хезмәт хакы ала башласалар да, ришвәт алырга бер өйрәнгән чиновниклар аннан баш тартмаган...

    Совет власте чорында технология шактый "гадиләштерелгән" булса да: ришвәт бирү, аны алу һәм алыш-бирешне оештыру, хәзер чиновникны ришвәтчелектә тоту шактый катлаулы хәл. Шулай булса да, закон сагында торучылар мондый фактларны ачыклап тора һәм кайчак үзләренә дә әлеге вакыйга "персонажы" булырга туры килгәли. Әйдәгез, Азнакай шәһәр судында быел каралган ике эш материалына гына күз салып үтик.

    Машина йөртү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм ителгән Т. ханым иртәнге сәгать җиде тирәсендә эш урыны автотранспортында шәһәр урамына чыга. Югыйсә, ул законны бозган өчен үзен 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 30 мең сум күләмендә штраф, яисә 100дән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш көтүен яхшы белә.

    Т. ханымны ЮХИДИ инспекторы туктата. Инспекторның моның өчен җинаять җаваплылыгына тартылачагы турында берничә тапкыр кисәтүенә карамастан, ханым аңа һаман ришвәт тәкъдим итә. Административ хокук бозу турында беркетмә төземәвен үтенеп, ул машинаның алгы утыргычлары арасына 2600 сум акчасын куеп, чыгып китмәкче була. Әмма гражданка Т.ны закон бозмаска чакырып та, моңа ирешә алмаган инспектор полициянең оператив хезмәткәрләрен чакырырга мәҗбүр була.

    Суд утырышы барышында ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирүдә гаепләнүче гражданка Т. гаебен тулысынча таный. Аның гамәлләрен суд аңлы рәвештә ришвәт бирергә омтылу дип бәяли. Хөкем җәзасы билгеләгәндә гаепләнүченең үз гамәлләрен тануы, тәүбәгә килүе, эш урыныннан яхшы характеристика бирелүе исәпкә алына. Гражданка Т.га карата суд ришвәтнең 30 тапкыры күләмендә -78000 сум дәүләт файдасына штраф җәзасы билгели.

    Авыл биләмәләренең берсендә гражданнарның җир участогы мәсьәләләрен юридик яктан рәсмиләштерүгә җаваплы зат районның муниципаль милек саналган участогын, гәрчә ул кеше биредә яшәмәсә, бу җирдән файдаланмаса, аның милеге саналмаса да, закон һәм Устав таләпләрен бозып, аның милеге итеп терки, бу хакта секретарьны да хәбәрдарлыкка куймый һәм шул рәвешле, Азнакай муниципаль районы бюджетына 292478, 22 сумлык зыян сала. Вәкаләтләрен законсыз арттырган һәм җәмәгатьчелекнең законлы мәнфәгатьләренә зыян салган М. суд утырышы барышында гаебен тулысынча таный. Суд аңа штраф рәвешендә хөкем итү турында карар чыгара. Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы Федераль Җыенының Бөек Җиңү уңаеннан чыгарылган карары нигезендә аннан суд гаебе төшерелә. Кем әйтмешли, бәхетенә, амнистиягә эләгә. Югыйсә, шактый күләмдә штраф түләгән булыр иде. Менә бит, әшнәлекнең кыңгыр гамәлләре дә гаиләңә никадәр зыян салырга мөмкин. Шулай, җәмәгать, без капчыкта ятмый, законсыз гамәл барыбер бер килеп чыга ул. Моны барыбыз да аңласак иде. Хокук сагында намусны, законны алга куйган хезмәткәрләрнең булуы аларга карата хөрмәтне арттыра. Ришвәт бирергә торучыларны тыю, җавапка тарту булса, аның тамырына балта чабылмый калмас шәт, барсы да үзебездән тора.

    Лиза НУРЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: