Азнакаево
  • Рус Тат
  • Өчпочмаклы солдат хатлары – затлы сандык алар

    Азнакайда кулсыз Газизҗан бабайны белмәүче кеше юк иде. Ул беренче Бөтендөнья сугышында уң кулын өздереп кайткан. Бик шаян, һәрчак елмаеп йөрүче бабай. 90 яшендә дә фронтташ дусларының исемнәре белән сөйли, хәтта мылтыгының номерын да хәтерли иде. Карчыгы Бибинур белән 12 балага гомер биргәннәр, әмма сугыш башланганда аларның алтысы гына исән...

    Азнакайда кулсыз Газизҗан бабайны белмәүче кеше юк иде. Ул беренче Бөтендөнья сугышында уң кулын өздереп кайткан. Бик шаян, һәрчак елмаеп йөрүче бабай. 90 яшендә дә фронтташ дусларының исемнәре белән сөйли, хәтта мылтыгының номерын да хәтерли иде. Карчыгы Бибинур белән 12 балага гомер биргәннәр, әмма сугыш башланганда аларның алтысы гына исән була.

    1914 елда туган уллары Мәхтүмҗан Азнакайда 7 сыйныфны тәмамлый һәм 1938-39 елларда "Коммуна" газетасы редакциясендә эшли. 1940 елның 23 июнендә хәрби хезмәткә алына. Туган ягында яратып йөргән кызы - Разыясы кала. Сугыш афәте аларны мәңгелеккә аера. 1946 елда ул сугыштан кайткан Миргазиянга (Мәхтүмҗанның, Миргазиянның әтиләре бертуган) кияүгә чыга.

    Абыйсының Каразиректә укытучы булып эшләгән Маһинур апасына армиядән, аннан соң инде фронттан язган хатларын бүгенге көндә исән бердәнбер туганы Дилбәр Фазуллина (Гыйльфанова) бик кадерләп саклый. Аның рөхсәте белән аларны мин дә укыдым һәм инде теткәләнеп, саргаеп беткән, затлы сандыкка тиң бу хатларда ниләр язылуы бүгенге "Маяк" укучыларына да бик кызыклы булыр, дип уйлыйм.

    Менә 1941 елның 6 маенда Ахтырка шәһәреннән язган хаты:

    "... Хәзергә нарат урманы эчендә лагерьларда яшибез, табигате бик матур. Шәһәре дә ошады. Иптәшләр арасында татарлар да бар. Ашау ягы кайда да бертөсле инде. Аякка итекләр бирергә торалар. Монда бар да яңа килүчеләр, әлегә ефрейтор итеп йөртәләр. 15ләрендә өйрәнүләр башланачак. Апа, мин 1 Май бәйрәменә "Кызыл Татарстан" газетасына вак-төяк хәбәрләр язган идем. Чыгармадылармы әле? Әгәр күзеңә эләксә, миңа кисеп алып җибәр. Хәзергә хушыгыз! Мәхтүмҗан."

    "...Мин 27 июльдән фронтта. Алгы линиядә. Сул кулның урта бармагына пуля тиде, зарарлы түгел, 8 көн Гомель шәһәрендә госпитальдә яттым. Хәзер Төньяк Кавказда, Рәфәгытдин абзый хезмәт иткән Армавир шәһәрендә госпитальдә. Ярам төзәлеп килә. Контузия генә үтми, баш бик авырта, колак ишетми, күз дә начар күрә. Заводлар, предприятие-оешмалардан күчәнәчләр китерәләр..."

    "...Юлда безнең эшелонны 2 тапкыр бомбага тоттылар. Иптәшләр бик күп үлде. Безнең вагонның да бер кырын алып ташлады, яраланучылар бар. Дошман самолетлары минут саен оча, безнең истребительләр аларны бәреп төшерә тора. Дошманга көн юк.

    Әти, әни, без үлсәк тә киләчәктә яшәгәннәр өчен тыныч булыр. Җиңү безнең якта булыр. Беренче бомбалардан шикләнгән идем, хәзер аларга да өйрәнелде. Үлсәм, хәтергә алыгыз. Бүген сезне гел уйлап йөрдем. 1941 ел, 11 август."

    "... Хәзергә үзем исән-сау. 3 сентябрьдә госпитальдән чыктым. Бүген, 12сендә, кызыл вагонга утырып, фронтка киттек. Татарлар күп. Минем өчен кайгырмагыз. Апайларым, тырышып укыгыз.

    Ак яулыкка яшем сөртәм

    Сезне сагынып елыйм да

    Төшләремә сез керәсез

    Көндез уйлап йөрим дә.

    Хушыгыз, башка язар сүз юк. Сезнең белән күрешүне көтеп, Мәхтүмҗан."

    "...Апа, сиңа сагынычлы сәламнәремне җибәрәм. Өйдәгеләргә күп сәлам. Әтиләргә 13 февральдә 180 сум, 3 мартта 115 сум акча салдым. Исән кайтсам, кирәк булыр. Алай-болай булсам, Хәтимгә гармун яки башка берәр әйбер алырсыз, дидем. Үземнең саклык кассасындагы заемга 150 сум отыш чыккан икән, доверенность җибәрдем. Армиядә хезмәт итүем турында белешмә җибәрдем, ансы салымнардан коткару өчен.

    Хат алмаганга 8 ай була инде. Минем адрес: Ростов өлкәсе, Дачный поселогы, Привокзальная румы, 95 В. Хатны 1942 елның 3 мартында яздым. Мәхтүмҗан." Соңгы хатын ул Сталинград өлкәсеннән язган. Монда каты сугышлар барганын тарихи елъязмалардан беләбез.

    Хатлар эченә фотосурәтләр дә салган ул. Менә алар 3 дус: Мәхтүмҗан, Тимерхан, Талыйбулла. Мин аларның язмышлары белән кызыксындым. Ике дус, малайлары туса, Дамир исеме кушарга сүз куешалар. Икесенең дә уллары туа, Дамир исеме кушалар. Талыйбулланың улы 2012 елда вафат була. Тимерханның улы Дамир игезәк оныклар үстерешеп, гаиләсе белән матур гына яшәп ята.

    Айзәрә Хәбибуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: