Өчпочмаклы солдат хатлары – затлы сандык алар
Азнакайда кулсыз Газизҗан бабайны белмәүче кеше юк иде. Ул беренче Бөтендөнья сугышында уң кулын өздереп кайткан. Бик шаян, һәрчак елмаеп йөрүче бабай. 90 яшендә дә фронтташ дусларының исемнәре белән сөйли, хәтта мылтыгының номерын да хәтерли иде. Карчыгы Бибинур белән 12 балага гомер биргәннәр, әмма сугыш башланганда аларның алтысы гына исән...