Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чүплеккә барып җитә алмаган чүпләр

    Һай, бу чүп дигәнең, кай арада шулкадәр җыела торгандыр! Ул кадәр ашамыйбыз да кебек. Ә көн дигәндә чиләк тулып өлгерә. Чиләк кенәме! Әнә, урамдагы чүп савытларына кадәр ташып ашкан. Машиналар чыгарып кына өлгерсен! Өлгерергә тырышлар тагын үзләре. Кайбер "кыска кулларның" аяк астына ташлаган чүпләренә кадәр җыеп, чистартып алып китәләр. Ике-өч...

    Һай, бу чүп дигәнең, кай арада шулкадәр җыела торгандыр! Ул кадәр ашамыйбыз да кебек. Ә көн дигәндә чиләк тулып өлгерә. Чиләк кенәме! Әнә, урамдагы чүп савытларына кадәр ташып ашкан. Машиналар чыгарып кына өлгерсен! Өлгерергә тырышлар тагын үзләре. Кайбер "кыска кулларның" аяк астына ташлаган чүпләренә кадәр җыеп, чистартып алып китәләр. Ике-өч адымга калгач, савытка атуы авыр микәнни соң шул капчыкларны? "Безгә дә өлеш калмаганмы?" - дип эт-мәчеләр актарынып, целлофан капчыкларны ертып бетерә. Җил исә андагы кәгазь кисәкләрен әллә кайларга тарата.

    Чүплеккә барып җитә алмаган чүпләр балкон асларында да шактый. Кемнәрдер шулай еракка ату осталыгын чарлыймы, әллә буш шешәләреннән яшерен генә котылу җаемы бу, аңламассың. Бигрәк тә күп фатирлы торак йортларның ишек алдына түгел, ә аулакка карап торган ягында күренеш кызганыч. Тәмәке төпчекләрен әйтеп торасы да юк, кырмыска күченнән дә күбрәк!

    - Безнең ширкәт карамагында 26 йорт. Штат буенча 14 урам җыештыручы булырга тиеш, бүгенге көндә аларның саны - 9. Эшләре җиңелләрдән түгел, хезмәт хаклары да түбән, шуңа күрә бу эшкә килергә бик атлыгып торучы юк. Кешеләр аз булса да аларның хезмәтенә хөрмәт белән карасын иде, юкса чүп капчыкларын газонга да, подвал почмагына да ташлап китәләр, - ди "28 нче квартал" торак милекчеләре ширкәте инженеры Гөлнәзирә Әгълиева.

    "Полигон ТБО" ширкәте 4 чүп түгү машинасы белән шәһәребезнең чисталыгын тәэмин итә. Ишек алларына барлыгы 208 чүп савыты куелган. Башкарма директор вазифаларын башкаручы Светлана Моратова белдерүенчә, график буенча аларны көнгә бер бушаталар, кайбер кварталларда икешәр дә юллыйлар икән.

    - Мин кече базарга "Миләшкәй" һәм "Салават күпере" балалар бакчалары арасындагы сукмактан йөрим. Андагы шапшаклыкны күрсәгез иде! Ата-аналар иртән мәктәпкә барганда балаларына чүп капчыкларын тоттырып чыгаралар, ә алар аны шушы сукмакта гына ташлап калдыра. Якында гына нәни балалар уйнап йөри, нинди чир таралмас. Чисталык үзебездән тора. Кулыңа тоткан чүпне теләсә-кайда ташламаска кына кирәк. Әти-әниләр балаларына да шуны сеңдерсеннәр иде, - ди Сылу апа Саттарова.

    Ә бит чиста урамнардан, ишек алларыннан үткәндә күзләр дә, күңел дә сөенә. Матурлыкта яшисебез килә икән, җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста дигән гыйбәрәне тагын бер кат искә төшерергә кала.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Сүз уңаеннан

    Көн сан шәһәрдән 140 куб.м чүп чыгырыла.

    Хөрмәтле укучылар, бу хакта фикерегезне aznakaevo-rt.ru (+16) сайтында белдерә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: