Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга республиканың бала хокуклары буенча уполномоченные Гүзәл Удачина килде

    Бүген районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча уполномоченный Гүзәл Удачина һәм республиканың балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина килде. Башта алар Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм балигъ булмаганнар өчен җаваплы оешма җитәкчеләре белән очраштылар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның...

    Бүген районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча уполномоченный Гүзәл Удачина һәм республиканың балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илсөяр Гарифуллина килде. Башта алар Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм балигъ булмаганнар өчен җаваплы оешма җитәкчеләре белән очраштылар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торак-коммуналь хезмәтләр алдында финанс бурычларын үтәү өлкәсендә законны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү хакында сөйләштеләр, аннан соң шәхси сораулар белән халыкны кабул иттеләр.

    Шулай ук районың сәләтле балаларына "Чулпан" премиясен тапшыру тантанасында катнаштылар.

    - Сезгә матур, балаларның киләчәген чын-чынлап кайгырта, алар өчен уңай шартлар тудырыла, бик күп чаралар оештырыла торган республикада туарга насыйп булган. Сәләтләрегезне күрә, үстерә һәм югарыга юл ачучы шундый җитәкчеләр булуы белән бәхетле сез, - диде Гүзәл Удачина бүләкләнүчеләргә.

    Дәрәҗәле кунаклар "Кояшкай", "Каенкай", "Бөркеткәй" ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында, "Дельфин" су-сәламәтләндерү үзәгендә булып, балалар өчен тудырылган шартлар белән таныштылар.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: