Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин район үзәк сырхауханәсе коллективы белән очрашты

    Азнакайга шушы көннәрдәге визиты вакытында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин район үзәк сырхауханәсе коллективы белән дә очрашты. Ул республикада бүгенге көндә медицина өлкәсендәге хәл торышы белән таныштырды, алда торган проблема-бурычларга тукталды. Халыкка диспансеризация үткәрү, дәвалауның нәтиҗәлелеген күтәрү, иртә диагностика, ягъни чирне башында ук ачыклауга аеруча басым ясады, табиб...

    Азнакайга шушы көннәрдәге визиты вакытында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин район үзәк сырхауханәсе коллективы белән дә очрашты. Ул республикада бүгенге көндә медицина өлкәсендәге хәл торышы белән таныштырды, алда торган проблема-бурычларга тукталды. Халыкка диспансеризация үткәрү, дәвалауның нәтиҗәлелеген күтәрү, иртә диагностика, ягъни чирне башында ук ачыклауга аеруча басым ясады, табиб этикасы таләпләрен ассызыклады. Үзе дә оешма-предприятиеләр хезмәт коллективлары белән еш аралашкан министр профилактик эшчәнлекне тагын да активлаштырырга чакырды.
    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: