ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Әнәс Кариның 95-еллык юбилее уңаеннан, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган “Ул балалар ярата иде” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды

10 июнь көнне район балалар китапханәсендә төбәгебез шагыйре Әнәс Кариның 95-еллык юбилее уңаеннан, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган "Ул балалар ярата иде" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бу чарада "Айсылу" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 8 урта мәктәп каршында оештырылган лагерь балалары катнаштылар. Кичәне Буралы авыл китапханәчесе Фәхриева Вәсимә театральләштерелгән чыгышы белән...

10 июнь көнне район балалар китапханәсендә төбәгебез шагыйре Әнәс Кариның 95-еллык юбилее уңаеннан, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган "Ул балалар ярата иде" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бу чарада "Айсылу" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 8 урта мәктәп каршында оештырылган лагерь балалары катнаштылар. Кичәне Буралы авыл китапханәчесе Фәхриева Вәсимә театральләштерелгән чыгышы белән башлап җибәрде. Сухояш авыл китапханәчесе Давлетова Илсияр сәнгатьле итеп шигырь укуы, ә оныгы - Исхакова Кәмиләнең Әнәс Каринең "Ләйсән ява" исемле җырын башкаруы барысының да күңелләренә хуш килде. Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре Нигат Фәррах улы Мозаффаров үзенең истәлекләре белән уртаклашты, ә Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов Әнәс Кариның шигырьләрен укыды. Азнакай шәһәре 5 урта гоммуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлфия Мохтар кызы Нургалиева, 9 нчы гоммуми урта белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Сәмәркәнова Фәйрүзә Әхтәм кызының чыгышлары кичәне тагы да тулыландырды. "Мирас" бию коллективы балалары башкаруындагы биюләр һәм 8 нчы нчы гоммуми урта белем бирү мәктәбе укучылары Нуриева Алия, Фархутдинова Исламия башкарган җырлар очрашуга ямь өстәде. Очрашуга килгән 8 нчы гоммуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы Шәфигуллина Фәридә Фәрит кызы кунаклар исеменнән Район балалары китапханәсе китапханәчеләренә шушындый кичәне оештырган өчен рәхмәтен белдерде.


Азнакайда Әнәс Кариның 95еллык юбилее уңаеннан, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган “Ул балал...

Нет комментариев