Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай оешмаларына чишмәләрне якын арада рәткә китерү кушылды

    Азнакай чишмәләргә бай як. Саклап, төзекләндереп тоту максатында район, шәһәр территориясендәге чишмәләр төрле оешма-предприятие карамагына бүлеп бирелгән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов җирлегебездә урнашкан чишмәләрнең торышына анализ ясадылар. Фотолардан күренгәнчә, бүген аларның күпчелеге төзекләндерелгән булса да, кайберләрендә әле эшләр башланмаган...

    Азнакай чишмәләргә бай як. Саклап, төзекләндереп тоту максатында район, шәһәр территориясендәге чишмәләр төрле оешма-предприятие карамагына бүлеп бирелгән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов җирлегебездә урнашкан чишмәләрнең торышына анализ ясадылар. Фотолардан күренгәнчә, бүген аларның күпчелеге төзекләндерелгән булса да, кайберләрендә әле эшләр башланмаган да. Табигатебезгә карата битарафлыкмы бу, әллә инде җавапсызлыкмы? Билгеләнгән оешма җитәкчеләренә чишмәләрне чистарту, рәткә китерү өчен ике атна вакыт бирелде. Беркетелгән җитәкчеләргә чишмәләрне якын арада чистартырга, рәткә китерергә кушылды. Район башлыгы юл кырларындагы урман полосаларын да якын арада тәртипкә салырга кушты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: