Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай иҗтимагый советы балалар ял лагерьларын тикшерде

    Иҗтимагый совет район тормышындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет боерыгы буенча шушы көннәрдә ул Роспотребнадзор белән берлектә балалар лагерьларында туклануның һәм ял-сәламәтләндерү шартларының сыйфатын тикшерде. Комиссия районда балаларның ялы өчен шартларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп узды. - Балаларның ялын оештыру Президент...

    Иҗтимагый совет район тормышындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет боерыгы буенча шушы көннәрдә ул Роспотребнадзор белән берлектә балалар лагерьларында туклануның һәм ял-сәламәтләндерү шартларының сыйфатын тикшерде. Комиссия районда балаларның ялы өчен шартларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп узды.

    - Балаларның ялын оештыру Президент тарафыннан контрольдә тотыла. Элек тә Азнакай сынатмый иде. Хәзер исә мөмкинлекләр һәм шартлар тагын да яхшырган. Оешканлык, зур әзерлек сизелә. Ата-аналарга борчылырлык түгел, ашау да, уеннар да, саклау чаралары да тиешенчә. Без балалар өчен куанып кайттык, - ди иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: