Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай балаларының җәйге ялы күңелле һәм файдалы узачак

    Укучылар соңгы чирекне тәмамлап килә. Тиздән мәктәпләрдә җәйге каникуллар җиткәнен хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлар. Балаларны быел каникулларда ниләр көтә соң? Яшьләр идарәсе начальнигы Илнур Сәгыйтов бу соравыбызга түбәндәгеләрне бәян итте: -Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан Азнакай муниципаль районына 11627,2 мең сум бүлеп бирелде. Ял лагерьларында 2784 бала...

    Укучылар соңгы чирекне тәмамлап килә. Тиздән мәктәпләрдә җәйге каникуллар җиткәнен хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлар. Балаларны быел каникулларда ниләр көтә соң? Яшьләр идарәсе начальнигы Илнур Сәгыйтов бу соравыбызга түбәндәгеләрне бәян итте:
    -Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан Азнакай муниципаль районына 11627,2 мең сум бүлеп бирелде. Ял лагерьларында 2784 бала җәйге каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрер дип планлаштырыла.
    Палаткалы лагерьларда 60 бала өчен туризм һәм хәрби-патриотик юнәлешләрдә 7 көнлек профильле сменалар оештырылачак.
    Елдагыча "Азнакай" санаториясе балаларны кабул итәргә әзер, быел анда 375 бала сәламәтлеген ныгытыр дип көтелә.
    "Каенкай" лагере - 840, "Бөркеткәй" лагере 320 бала өчен үз ишекләрен ачачак.
    "Кояшкай" ял лагеренда исә 270 сәләтле һәм социаль актив баланы күңелле ял көтә.
    Шулай ук җәйге каникуллар чорында 1000 баланы колачлаган көндезге 28 мәктәп яны лагере, 200 балага исәпләнгән 12 хезмәт һәм ял лагере да эшләячәк.
    "Черноморец РЦ" оешмасы аша Кара диңгез буена 10 балага һәм 3 студентка путевка бирелде.
    Район бюджетыннан 365 баланы эшкә урнаштыру өчен 500 мең сум акча биреләчәк.
    Шәһәр читендәге лагерьларга путевка бәясенең 85 процентын республика бюджеты каплый, 15 процентын ата-аналар күтәрә (бюджет оешмалары өчен). Коммерцияле оешмалар путевка бәясенең 42,5 процентын, ата-аналар 15 процентын түли. Оешма түләмәгән очракта, ата-аналарга 57,5 процент түләргә туры киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: