Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбәдә җирле власть белән халык арасында ныклы күпер

    Бу көннәрдә барлык оешмаларда, учреждениеләрдә хисап җыелышлары бара. Актүбә бистәсе җитәкчелегенең дә ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Актүбәдә җирле власть белән халык арасында ныклы күпер салынган. Кешеләрнең бер генә мөрәҗәгате дә игътибардан читтә калмый. Халык үзен борчыган сорауларга җавапны хисап җыелышы алдыннан Мәдәният йорты фойесында социаль, торак-коммуналь һәм башка хезмәтләр...

    Бу көннәрдә барлык оешмаларда, учреждениеләрдә хисап җыелышлары бара. Актүбә бистәсе җитәкчелегенең дә ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
    Актүбәдә җирле власть белән халык арасында ныклы күпер салынган. Кешеләрнең бер генә мөрәҗәгате дә игътибардан читтә калмый. Халык үзен борчыган сорауларга җавапны хисап җыелышы алдыннан Мәдәният йорты фойесында социаль, торак-коммуналь һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре кабул итүе вакытында да ала алды.
    Актүбәнең иң авырткан ноктасы - авария хәлендәге 24 торак йорт. Аварияле йортлардан халыкны күчерү буенча адреслы төбәк программасы нигезендә бистәдә бүгенге көндә 24 фатирлы өч катлы йорт төзелеп килә. Тагын өч торак йорт төзү планлаштырылган.
    Бистә елдан-ел үсә, матурлана. Узган ел ул төзеклеге буенча ил күләмендә җиңү яулаган иде. Биредә Татарстан нефтенең 70 еллыгы паркы, спорт мәйданчыклары ачылды. Август ахырында тагын бер куанычлы вакыйга көтә - Парклар һәм скверлар елы уңаеннан төзелгән яңа сквер актүбәлеләр карамагына тапшырылачак.
    Җыелышта катнашкан район җитәкчеләре Актүбә халкына алга таба да шулай бердәм, актив булып яшәүләрен һәм эшләүләрен теләде.
    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: