Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбә бистәсендә “Үз тормышыңны бәяли бел” дигән темага махсус чара уздырылды

    Наркотикларга каршы айлык кысаларында Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Үз тормышыңны бәяли бел" дигән темага махсус чара уздырылды. Аны алып баручы Альмира Галимханова балалар белән "Наркотиклар - ул..." дигән интерактив уен-әңгәмә уздырды. Яшүсмерләр анда заман афәтенә карата үзләренең фикерләрен белдерделәр. Алып баручы биредә үк...

    Наркотикларга каршы айлык кысаларында Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Үз тормышыңны бәяли бел" дигән темага махсус чара уздырылды.

    Аны алып баручы Альмира Галимханова балалар белән "Наркотиклар - ул..." дигән интерактив уен-әңгәмә уздырды. Яшүсмерләр анда заман афәтенә карата үзләренең фикерләрен белдерделәр. Алып баручы биредә үк балаларны сәламәт тормыш образы алып барырга, буш вакытларын файдалы уздыру өчен төрле түгәрәкләргә, иҗади берләшмәләргә, спорт секцияләренә йөрергә чакырды.


    Китапханәче Любовь Повольнова наркотикларның кеше сәламәтлегенә һәм психикасына булган коточкыч тәэсире, аны кулланудан килеп чыккан авырулар турында һәр баланың бәгыренә үтеп керерлек итеп сөйләде. Лекция барышында укучылар видеоматериаллар карадылар, наркотиклар проблемасын чагылдырган китапларга күзәтү ясадылар.


    Әлеге очрашуның төп максаты - анда катнашучыларның һәрберсен "Наркотикларга - юк! Мин тормышны сайлыйм!" шигаренә инандыру, әлеге заман чиренә каршы кискен караш формалаштыру иде.


    Икенче көнне мәдәният йортының кече залында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча инженер Алсу Лизунова "Психоактив матдәләр һәм кеше организмына аларның тәэсире" дигән темага әңгәмә уздырды. Лекциядән соң балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче методист Елена Баландина чыгыш ясады.


    -Безнең һәрберебезнең балалары, оныклары бар, - диде ул. - Аларга карата игътибарлы булыйк, тәртипләрен күзәтеп торыйк. Һәркем белергә тиеш: наркотиклар колына әйләнү өчен күпмедер вакыт кирәк. Улыгызның яки кызыгызның үз-үзен тотышында сәерлекләр сизсәгез, чарасын күрергә ашыгыгыз.


    Аның сүзләрен мәдәни чаралар оештыручы Гөлнара Абдрахманова куәтләде. Үзенең чыгышында ул мондый эчкерсез сөйләшүләрнең төп максаты ата-аналарның, җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотиклар әйләнешенә, аны куллану, тәмәке тарту, аракы эчү проблемаларын хәл итүгә, яшүсмерләр арасында сәламәт тормыш образы булдыру, аларның иҗади активлыгын үстерергә юнәлтү булуын ассызыклады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: