Универсиада объектларын төзү эшләрендә актив катнашкан өчен Азнакайга 4 спорт мәйданчыгы бүләк ителде
Билгеле булганча, Азнакай муниципаль районы Казанда Универсиада объектларын төзекләндерү эшләрендә актив катнашты. Кazan-arena спорт объектын төзекләндерүдә күрсәткән зур ярдәм өчен Азнакайга Татарстан хөкүмәте тарафыннан гомуми суммасы 5 миллион булган дүрт универсаль спорт мәйданчыгы бирелде. Аларның икесе - баскетбол һәм волейбол өчен тәгаенләнгәннәре, шәһәрнең 7 нче мәктәбе һәм Актүбәнең ял паркы...
Билгеле булганча, Азнакай муниципаль районы Казанда Универсиада объектларын төзекләндерү эшләрендә актив катнашты. Кazan-arena спорт объектын төзекләндерүдә күрсәткән зур ярдәм өчен Азнакайга Татарстан хөкүмәте тарафыннан гомуми суммасы 5 миллион булган дүрт универсаль спорт мәйданчыгы бирелде. Аларның икесе - баскетбол һәм волейбол өчен тәгаенләнгәннәре, шәһәрнең 7 нче мәктәбе һәм Актүбәнең ял паркы территорияләренә урнаштырылачак. Мини-футбол мәйданчыклары көньяк-көнчыгыш микрорайонының Радужная һәм Яңа Юлның Каенлы урамнарында булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев