Универсиада объектларын төзү эшләрендә актив катнашкан өчен Азнакайга 4 спорт мәйданчыгы бүләк ителде
Билгеле булганча, Азнакай муниципаль районы Казанда Универсиада объектларын төзекләндерү эшләрендә актив катнашты. Кazan-arena спорт объектын төзекләндерүдә күрсәткән зур ярдәм өчен Азнакайга Татарстан хөкүмәте тарафыннан гомуми суммасы 5 миллион булган дүрт универсаль спорт мәйданчыгы бирелде. Аларның икесе - баскетбол һәм волейбол өчен тәгаенләнгәннәре, шәһәрнең 7 нче мәктәбе һәм Актүбәнең ял паркы...