10 июль 2013 яңалыклары
-
Универсиада объектларын төзү эшләрендә актив катнашкан өчен Азнакайга 4 спорт мәйданчыгы бүләк ителде
Билгеле булганча, Азнакай муниципаль районы Казанда Универсиада объектларын төзекләндерү эшләрендә актив катнашты. Кazan-arena спорт объектын төзекләндерүдә күрсәткән зур ярдәм өчен Азнакайга Татарстан хөкүмәте тарафыннан гомуми суммасы 5 миллион булган дүрт универсаль спорт мәйданчыгы бирелде. Аларның икесе - баскетбол һәм волейбол өчен тәгаенләнгәннәре, шәһәрнең 7 нче мәктәбе һәм Актүбәнең ял паркы...
-
Азнакайда территорияне иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге бара
Шәһәр территориясен төзекләндерүне җайга салу максатыннан 1 июньнән алып 29 августка кадәр Азнакай шәһәре башкарма комитеты территорияне иң яхшы төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге оештыра. Конкурста шәһәребезнең барлык оешма-предприятияләре, ТСЖлар, идарә компанияләре һәм аерым кешеләр дә катнаша ала. Бәйге "Йорт яны территориясен иң яхшы төзекләндерү һәм яшелләндерү",...
-
Татарстан синоптиклары Азнакай халкын яшенле яңгыр һәм боз яву турында кисәтә
Озакка сузылган эссегә алмашка давыллы, көчле яңгыр килә, дип фаразлыйлар. Чыннан да дүшәмбе көнне эссе һава шартларыннан соң көчле давыл купты, яшенле яңгыр яуды. Без районда бәла-каза булмаганмы дип кызыксынып, МЧС ның район бүлегенә мөрәҗәгать иттек. "Зур бәла-казалар булмады. Шулай да көчле җил Исхакый урамы, 5а адресы буенча урнашкан биш...
-
Азнакайда «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе бара
Татарстанда ТР Президенты Р.Миңнеханов башлангычы белән «Үз мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе бара. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Республика матбугат һәм масакүләм коммуникация чаралары агентлыгы белән берлектә үткәрә. Акция барышында предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, банкирлар, сәүдә фирмалары һәм челтәрләре директорлары, эшмәкәрләр үсеп килүче...