Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Счастливы вместе

25 ел бергә...

01 февраля 2019, 09:02

Гаилә бит ул - җылы учак, 
Мәхәббәттән дөрләгән! 
Бердәмлек, сөю, ярату - 
Һәр кешегә үрләгән. 

Әни кеше - иң хөрмәтле, 
Ул гаиләнең йөрәге! 
Әти - яклаучы, саклаучы, 
Ышанычлы терәге! 

Балалар - саф мәхәббәттән 
Яралган татлы җимеш! 
Алмалар - агачыннан 
Ерак төшмиләр,имеш. 

Ир - баш, - диләр,- хатын - муен - 
Тормыш шулай корыла. 
Муен кай якка караса, 
Баш та шунда борыла. 

Баш, бирми тик әмер генә - 
Муен белән килешә. 
Кайгысын да, шатлыгын да 
Алар бергә бүлешә. 

Булмый баланы сүз белән 
Тәрбияләп утырып. 
"Улым, кызым шундый бул",- дип, 
Баш миенә тутырып. 

Оясында ни күрсә ул - 
Шуны эшләр очканда. 
Сездән үрнәк алганлыгын 
Онытмагыз кочканда! 

Тормыш - көрәш, сынауларны 
Бик күп әзерләп куяр. 
Кем егылып калыр юлда, 
Кем куркып аңын җуяр. 

Ләкин гаилә учагыңның 
Ныклы булса нигезе - 
Бик тирән булмас, дусларым, 
Сезгә тормыш диңгезе???!!!

Нет комментариев