Азнакаево
  • Рус Тат
  • Минзәлә театры килә

    --, 17 гыйнвар 2019 - 16:33
    2019-01-17 16:33:00

    83 еллык тарихы булган данлыклы Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Азнакай шәһәренә 19 февральдә үзенең иң яхшы премьераларын алып килә!

    Район Мәдәният сараенда 13.00 сәгатьтә Н.В.Гогольнең “Ревизор” комедиясе, 19.00 сәгатьтә Э.Яһудинның “Бер яшәп калыйк әле” комедиясенә рәхим итегез!

    Кичке спектакльдә якташыгыз, талантлы артистка Рания Җиһаншина катнаша.

    Спектакльләр рус теленә синхрон рәвештә тәрҗемә ителә.

    Билетлар Мәдәният сарае кассасында.

    Рәхим итегез!

    Минзәлә театры сайты http://www.minzalateatr.ru

    www.instagram.com

     

    Реклама 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: